Мамадыш районы – беренче урында
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелектәге 2 айлык йомгакларга нәтиҗә ясадылар.
Киңәшмә министр урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендә узды. Ул үзенең чыгышында Мамадыш районының мөгезле эре терлекләр санын арттыру буенча Татарстанда 1нче урынга чыгуын билгеләп үтте. Районыбызда мөгезле эре терлекләр саны, узган елның шул чорындагыдан, 3394 башка арткан. Икенче урында – Кукмара районы, өченче урында – Балтач.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев