Мамадыш районы балаларының хезмәтләре югары бәяләнде
Безнең районда икенче ел рәттән балаларның һәм яшьләрнең "Возрождение-Яңарыш" рухи-әхлакый фестивале оештырылды. Ул төбәгебездә яшь буынның төрле юнәлештәге сәләтләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.
Фестивальнең "Раштуа" йолдызы конкурсына йомгак гыйнвар аенда укучыларның кышкы каникуллары чорында ясалган иде инде. Бүген "Җомга көне" исеме астында барган бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылды, җиңүчеләр, призлы урыннар алучылар билгеле булды. Чара башланыр алдыннан район мәдәният йорты фойесында районыбызнең мәгариф учреждениеләре тарафыннан иҗат ителгән эшләр күргәзмәсе оештырылган иде. Рәсемнәргә, декоратив кул эшләренә сокланмый мөмкин түгел иде. Чарада катнашып, конкурста беренче урыннарны алучыларны бүләкләгән районыбыз башлыгы Анатолий Иванов күргәзмәдә күргәннәренә соклануын, кайбер эшләрнең иртәгә "Олимп" Боз сараенда узачак авыл хуҗалыгы алдынгылары слётында күргәзмәдә урын алачакларын белдерде. Аның тәкъдиме белән, фойедагы эшләрне сату буенча акция дә оештырылачак. Сатудан кергән акчалар һәр иҗат җимешенең авторларына тапшырылачак.
Әлеге чара, бүләкләнүчеләр турындагы тулырак язманы филиалыбызның социаль челтәрләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев