Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш поликлиникасында киеренкелек кимеде

Пандемия кайчан бетәсен беркем дә тәгаен генә әйтә алмый бүген.

Яңа ел алдыннан коронавирус белән авыручылар саны кими төшкән иде, Яңа ел бәйрәме ялларыннан соң тән температуралары күтәрелү, хәлсезлек һәм коронавируска хас билгеләр белән мөрәҗәгать итүчеләр тагын да арта башлады. Шунлыктан, район үзәк хастаханәсендә яңадан “кызыл зона” булдырылды. Атнаның дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 10,00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр эшли ул. Табиблар белдергәнчә, пациентларда ОРВИ симптомнары өстенлек итә. Гыйнварның икенче яртысында хастаханәгә көнгә 70кә якын пациент мөрәҗәгать иткән булган. Бүген аларның саны 20-30дан артмый. Вируслы пневмония белән атнага биш-алты авыру дәваланырга яткырыла.

Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең зур күпчелеге хәлсезлектән, тән температураларының югары булуыннан, борын тыгылудан, тамак авыртуыннан зарланалар. Пациентлар табиб кабинетына эләккәнче фильтр аша узалар. Аларның күбесе амбулатория дәвалануы алалар. Авыруларга кирәкле дәвалану курслары билгелибез, нинди дару-препаратлар кулланырга кирәклеген әйтәбез. Чакыру буенча да чыгабыз. Узган атнада шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшли башладык. Кайчагында эш сәгате чыккач та авыруларны кабул итәбез. Мин “кызыл зона”да да эшлим. Бүгенге көндә провизор госпитальдә 22 авыру дәвалана. Берсе – авыр хәлдә. Кызганычка каршы, ул вакцинация ясатмаган. Ә менә укол кадатканнар авыруны җиңел кичерәләр һәм бер атна эчендә савыгалар, – дип хәбәр итте безгә район үзәк хастаханәсе поликлиникасының 2нче участок фельдшеры Рәзилә Хөснетдинова.

Шуңа күрә бүгенге вәзгыятьне вакцинация ясатып, сәламәтлек турында кайгыртып кына җиңеп булачагын күптән аңларга вакыт инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев