Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш педагоглары Җиңү яуларга өйрәтә

“Безнең заман“ эшче яшьләр иҗаты фестивале быел да зур сәхнәләрне колачлый.

Түбән Кама шәһәрендә узган зона этабында Мамадыш районы мәгариф бүлеге командасы алты  номинациядә дә беренче урынны яулады! Тиздән аларны Казанда суперфинал көтә. Шул уңайдан команданың капитаны, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльмира Әхмәтова белән әңгәмә кордык.

-Эльмира Саматовна, әлеге уңышыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез бу конкурста күп еллар актив катнашасыз. Тарих ничек башланды? Команда ничек тупланды?

- Без фестивальдә ул оешкан 2013нче елдан бирле катнашабыз. Беренче елны барлык мәктәпләрдән талантлы яшь укытучыларны, белгечләрне җыеп, барлап, 7 яшь мәгариф бүлеге хезмәткәрен разведкага алып барган идек. Аннан соң коллективка ел саен яңадан-яңа иҗади шәхесләр кушыла тордылар. Каяндыр ишетеп, күреп, кызыгып килүчеләр дә бар. Мин үзем шәхсән чыгып: “Талантларың белән нәкъ менә безнең команда да синең урының, әйдә, безнең белән!“ - дип чакырып алынганнары да бар. Бүгенге көнгә кадәр  әле тупланабыз, зураябыз, Мамадыш педагогларының олы булмаган җиңүче иҗат гаиләсе шулай хасил булды.

- Кемнәр керә инде ул гаиләгә?

  • - Барысын да санап китик әле: мин, Ильмир Сәмигуллин, Ләйсән Вильданова, Алия Хангәрәева, Лилия Галиева, Гүзәл Шәрифуллина, Айназ  Нургалиев, Эльза Терешева, Лилия Мартынова, Гөлнара Сабирова, Рәмзия Закирова, Роксана Киамова, Галина Константинова, Людмила Мишкина, Ләйсән Нургалиева. Алар – 15. Ләкин суперфиналга барганда артачакбыз әле, Алла бирсә. Һәркем турында аерым сөйлисе килә. Ләкин моның өчен газета битләре генә җитмәс, дип уйлыйм. Алар иҗатны, эшне, гаиләне, берләштереп, берсенә дә зыян китермичә, бар эшне дә булдыра торган кешеләр. Булган, уникаль шәхесләр! Районыбызның чын патриотлары! Коллективка килгәндә алар күбесе җырлый гына белә иде. Хәзер сәхнәдән күргәнегезчә, җырлыйлар да, бииләр дә, матур итеп сөйлиләр дә. Моның артында күпме хезмәт, көч ятканын үзебез генә беләбез.
  • Тормышта да үзара аралашып яшисезме?
  • - Гаилә булгач, ничек аралашмыйсың инде? Барыбызның да иң сөенечле яисә кайгылы көннәрендә дә без һәрвакытта да бергә булырга тырышабыз. Шуңа күрә дә безнең командада булган егетнең һәм кызның хәләл җефетләре: “Сез кайда йөрисез, сез нишлисез!“ -  дигән сораулар бирмиләр, алар безгә ышаналар. Һәрберсенең гаилә әгъзаларына бик зур рәхмәт белдерәсем килә, чөнки алар - безнең иң зур булышчыларыбыз. “Әйдәгез, булдырасыз?“ - дип өндәп, көч өстәп; балаларны  карап тормасалар, ерак китеп булмас иде. Ә без бергәләшеп матур гына гастрольләргә, конкурсларга йөреп торабыз. Тагын безнең хакта аталарча кайгыртып торган район башлыгыбыз Анатолий Ивановка зур рәхмәт. 

-  Иң зур җиңүегезне кайсысы дип саныйсыз?

- Барысы да зур инде алар. Чөнки һәр җиңүгә дә бергәләшеп, кулга-кул тотынышып, зур сынаулар аша, күп көч куеп барылган. Беренче елда гына суперфиналга эләкмәгән идек. Аннан соң җиңүсез кайткан юк. Ел саен алган җиңү иң зурысы кебек тоела, чөнки башка командалар да елдан-ел ныгая, зурая, алар да тәҗрибә җыеп киләләр. Берсеннән - берсе яхшырак номерлар күрсәтәләр. Быел менә тугызынчы тапкыр барып,Түбән Камадан алып кайткан җиңү бүгенге көндә – иң зур җиңү. 6 номинациядә дә - беренче урын!

- Девизыгыз нинди?

- Бернигә дә карамыйча, алга, тик алга гына!

- Иң яратып башкарган репертуарыгыз?

- Сәхнәгә куйган һәр номер, иҗат җимеше – ул йөрәккә бик якын. Син аны күңелең аркылы уздырасың. Ул бит тик торганнан, болай гына барлыкка килми. Һәркайсының үзенчәлекле  тарихы бар. Мәсәлән, быел вокаль ансамбльгә җырны озак эзләдек. Эзли торгач, керәшен халык җыры - “Өмә көе“нә тап булдык. Бер төрле стильдә өйрәндек. Аннары шул ук җырны үзебезнең яраткан, бәләкәйдән үстергән кызчыгыбыз, талантыбыз Диана Мишкина башкаруында ишетергә насыйп булды. Җырга яңадан гашыйк булдым. Һәм шуны тәгаен аңладым: җыр Диана истәлегенә багышлансын, аның рухына барып ирешсен. Бу тирән эчтәлекле җыр һәрвакыт җырланырга, халыкка ирешергә тиеш. Нәкъ менә“Ихлас“ вокаль ансамбле тарафыннан! Безнең исемнән, безнең күңел түреннән!

  • Бу конкурс сезне нәрсәгә өйрәтә?
  • Бик күпкә өйрәтә. “Ихлас“ вокаль ансамбле булып төпләнгәнебезгә инде 6 ел. Иң беренче чиратта тормышта ихлас булу мөһим. Ихлас булганда гына тамашачы күңеленә үтеп керерлек иҗат номерлары  барлыкка китерә аласың. Сәхнәгә чыккан саен чыныгабыз, яңа дуслар белән танышабыз, бик күп зур-зур шәхесләр белән аралашабыз. Шулай ук конкурс, русча әйткәндә конкуренция, дөньяга  аек акыл белән карарга өйрәтә. Күп вакытта барыбыз да дус-тату булсак та, аек конкуренция барыбер бар. Бу безне нык булырга, бернигә дә карамыйча, алга барырга өйрәтә.
  • Бүгенге көндә вәзгыять бик четерекле һәм үзгәрүчән. Халыкка, яшьләргә әйтергә теләгән теләкләрегез бармы?
  •  Күңел кушканча яшәргә, йөрәгең ни тели, шул эш белән матур иттереп, ихлас  шөгыльләнергә кирәк. Командабыз составында нигездә – укытучылар. Һәрберебезнең дә укучылары бар. Әкренләп кенә үкчәгә басып, арттан этеп торып, алга атлаучы яшьләр. Аларны тәрбияләп, үз урыныбызга зур, көчле, лаеклы  армия әзерләп  калдырачакбыз. Яшьләр безнең янга килергә курыкмасыннар. Җырлыйсы, биисе, сөйлисе һәм гомумән, буш вакытларын бергәләшеп уздырасы килгәннәрнең барысын да үз яныбызга чакырабыз. Без бу конкурс кысалары белән генә тукталып калмыйбыз, башка бәйгеләрдә, чараларда да актив катнашабыз. Анда үзебез генә бармыйбыз. Мәсәлән, “Безнең заман“га берничә ел рәттән безнең белән бергәләшеп электр челтәрләрендә эшләүче яшьләр дә катнаша. Алар үзләренең номерларын күрсәтәләр. Иң мөһиме шуны аңларга кирәк: без - бер-беребезгә көндәшләр түгел. Без һәрвакытта да ярдәм кулы сузарга һәм бергәләшеп атларга әзер. Булышабыз һәм булышачакбыз. Әйдәгез!

Әңгәмәдәш – Алсу Спиридонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев