Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мамадыш педагоглары Бөтенроссия конкурсының региональ этабына әзерләнәләр

Укытучылар арасында традицион бәйге берничә этапта уза: мәктәп, муниципаль, зона һәм төбәк. Соңгысына иң яхшыларның иң яхшылары чыга.

Мамадыш педагоглары өчен зона этабы академик К.Ә.Вәлиев исемендәге икенче санлы  лицей базасында узды. Бу көнне Мамадышта бәйгенең муниципаль этабында җиңүчеләр җыелды. Конкурсантлар мәртәбәле жюри алдында "Ел укытучысы", "Педагогик дебют" һәм "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинацияләрендә осталык дәресләре һәм мастер - класслар күрсәттеләр.

 

Мамадыш районы данын “Ел укытучысы“ номинациясендә  икенче санлы лицейның химия һәм биология укытучысы Екатерина Соловьева яклаячак. Шушы ук уку йортының чит телләр укытучысы  Гөлүсә ФәрхуллинаПедагогик дебют номинациясендә  үзен тәкъдир итәргә җыена.  Хәзерге вакытта педагоглар конкурска актив әзерлек алып баралар.

Алар 5-10 апрельдә Казанда узачак региональ турда ачык дәрес бирәчәкләр, аннары мастер-класс күрсәтәчәкләр. Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев