Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш көрәшчеләре, алга – яңа җиңүләргә!

Мамадыш спортчылары ирекле көрәш буенча дөнья беренчелегенә сайлап алу өчен юллама алдылар.

Агымдагы елның 12нче июленнән 16нчы июленә кадәр Новочебоксарск шәһәрендә (Чувашия Республикасы) Ирекле көрәш буенча V Россия яшьләре Спартакиадасы финалы узды. Турнирга Россиянең төрле төбәкләреннән көрәшчеләр килгән иде. Мамадыш спортчылары Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керде. Республика данын барлыгы 5 кыз (4се - Мамадыштан) һәм 2 егет яклады. Җыелма командасы составында чыгыш ясаучыларның нәтиҗәләре: 68 кг - Екатерина Кошкина - алтын; 59 кг - Милена Федорова - бронза; 57 кг - Полина Кривилева - бронза; 55 кг - Ләйлә Исмәгыйлева бронза медаль яуладылар. Мамадыш спортчылары тренеры Евгений Алипов сүзләренә караганда, яшьләр Спартакиадасына эләгү бик авыр, катгый сайлап алу узарга кирәк. Евгений Алипов үзе чемпионкаларны әзерләгән өчен РФ спорт министры Матыцин кул куйган финал ярышлары дипломы белән бүләкләнде. Екатерина Кошкина, Милена Федорова, Полина Кривилева Уфада июль азагында узачак дөнья беренчелегенә әзерләнү өчен Мәскәүгә очтылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия яшьләренең җәйге Спартакиадасы дүрт елга бер тапкыр уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев