“Мамадыш-информ” тәрҗемәчесе Тәнзилә Хуҗиева: “Ирем ике атнадан тәкъдим ясады”
Районның “Нократ” газетасы хезмәткәре белән каннан куркуы, туган көнен үзеннән башка гына бәйрәм итүләре һәм ни өчен булачак тормыш иптәше белән танышып өч атна үтүгә никах уздырулары хакында сөйләштек.
Кыскача белешмә:
Тәнзилә Басыйр кызы Хуҗиева 1984нче елда Мамадыш шәһәрендә туа. 7нче сыйныфка кадәр 3нче санлы мәктәптә, өлкән классларны ул вакытта әле яңа гына ачылган 2нче санлы гимназиядә укый. Урта белем йортын көмеш медальгә тәмамлаган. Бүләк итеп шундый ук төстәге сәгать тә биргәннәр.
–Әниемнең дә, сыйныф җитәкчем Әминә Булатовнаның да мине табиб итеп күрәселәре килде. Ләкин мин каннан куркам. Шуңа да, бу һөнәрне сайламадым. Аттестат алуга, документларны КДПУның Яр Чаллыдагы филиалына илтеп тапшырдык. Филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә 6 ел белем алып, югары уку йортын кызыл дипломга тәмамладым.
–Тәнзилә, редакциягә эшкә ничек урнаштың?
–Чаллыда тәрбияче эше дә тәкъдим иткәннәр иде. Риза булмадым. Районга кайтып мәгариф бүлегеннән үз белгечлегем буенча эш белешеп карган идем, вакансияләр юк икән. “Нократ” редакциясенә тәрҗемәче кирәк”, – дигән хәбәрне ишеткәч, шунда киттем. Ул вакыттагы баш мөхәррир Вәлия Гыйззәтуллина татарчадан рус теленә тәрҗемә итү өчен бер текст бирде. Кабат эшемне урынбасары Наталья Якимова белән бәяләп: “Начар түгел”, – дип әйттеләр. Шул килүдән тормышымны редакция белән бәйләдем. Сүз уңаеннан, тормыш иптәшемнең әнисе Әлфия Әхәт кызы элек биредә хәреф җыючы, бабасы Әхмәт Хуҗи улы җаваплы сәркатип вазыйфасын башкарган.
–Тәрҗемәче эше авырмы?
–Миңа коллективыбызда 5-6 төр вазыйфаны башкарып карарга туры килде. Төп тәрҗемәче үз урынына кайткач, газета өчен мәкаләләр дә яздым, верстка операторы булып та эшләдем. Радио һәм телевидение тапшырулары да алып бардым. Декрет ялыннан соң ТВ бүлегендә монтажер булдым. Соңгы ике елда кабаттан тәрҗемәче булып эшлим. Шуннан чыгып әйтә алам, бу һөнәр журналист эшеннән бермә-бер авыр тоела. Корреспондентның үз стиле бар. Ул шуның буенча иҗат итә. Ә безгә аларның һәркайсының язу рәвешен саклап, текстның төзелешен һәм мәгънәсен югалтмыйча русчага әйләндерергә кирәк.
–Нинди темалар сиңа җиңел, ә кайсылары авыр бирелә?
–Иң яратмаганым – авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы материаллар. Сүзлекләргә кат-кат мөрәҗәгать итәргә туры килә. Кеше язмышлары, изгелек турындагы язмаларны бик рәхәт тәрҗемә итәм.
–Хезмәт урынында иң истә калган вакыйга?
–Ул чагында мин радио бүлегенең яңалыклар хезмәтендә эшли идем. Туган көнем. Безне төштән соң Урманчы җирлегенә халык җыены турында язма эшләргә җибәрделәр. Шундый озак барды ул. Тамаклар ачып бетте. Өйдәге кунакларга миннән башка гына бәйрәм итәргә туры килде. Аларга бик соң гына кайтып кушылдым.
–Гаиләгез белән дә таныштырсаң иде.
–Тормыш иптәшем Азат – Мамадыш егете. Зилә һәм Мәдинә исемле кызлар үстерәбез. Кияүгә чыгуымны сизми дә калдым (көлә). 2011нче елның декабрь ае башында таныштык. Ике атнадан тәкъдим ясады, тагын бер атнадан – 31нче декабрьдә никах үткәрдек. Әлеге дата безнең өчен икеләтә бәйрәм.
–Ни өчен шулай тизләттегез?
–2012нче ел – кәбисә елы иде. Әти-әниләр дә кәбисә елына калмаска киңәш итте, үзебез дә сузмаска булдык.
Әңгәмәне Илнур Юнысов үткәрде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев