Мамадыш алдынгыларын хөрмәтләде
“Мамадыш – соңгы ун елда барлык яктан да текә күтәрелеш ясаган район. Бик күп юнәлешләрдә республикада лидерлар рәтенә чыкты. Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге рейтингында сез хәзер беренче унлыкка күтәрелдегез”, – дип билгеләп үтте бүген Мамадышта узган район авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слетында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
Муниципаль район башлыгы Анатолий Петрович Иванов узган ел Мамадыш районының игенчелек һәм терлекчелек тродукцияләре җитештерүдә рекордлы күрсәткечләргә ирешүен, бөртекле ашлыкның тулаем җыемы район тарихында беренче тапкыр 150 мең тоннага җитүен җитүен, тәүлеклек сөт җитештерү һәм мөгезле эре терлекләрдән артым алу буенча районның республикада икенче урынга чыгуын, бу уңышларда Рифат Мотыйгуллин җитәкләгән “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыятенең өлеше зур булуын, биредә һәр гектардан 41 центнер уңыш җыеп алуларын билгеләп үтте. Малларның саны бер ел эчендә генә дә 2500дән күбрәккә, ит җитештерү 135 процентка арткан.
“Олимп” боз сараена 400дән артык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгысы чакырылган иде. Хезмәттә дан казанган җитәкчеләрне, белгечләрне, механизаторларны, терлекчеләрне, фермерларны, элекке елларда хуҗалыкларны җитәкләгән хезмәт ветераннарын хөрмәтләргә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Биектау һәм Теләче районнары башлыклары Рөстәм Кәлимуллин белән Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, һәм башка күпсанлы кунаклар да килгән иде. Бәйрәм бай табыннар артында барды. Мамадыш районы соңгы елларда ирешкәннәр залдагы стендларда чагырылдырган иде.
Хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешкән мамадышлыларны бүләкләү өчен районның яңа – “За доблестный труд – Фидакарь хезмәте өчен” медале булдырылган иде. Аның беренчесе муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка тапшырылуын залдагы бөтен халык көчле алкышларга күмде.
Биектау районы башлыгы, озак еллар районыбызны җитәкләгән Рөстәм Кәлимуллин: “Эшли башлаган гына елларымда Мамадышны алга чыгару өчен бик күп районнарга барып өйрәнеп кайтуыбызны, авыр чакларны хәтерлим әле. Районның хәзер шулай гел макталуына, башкаларга үрнәк итеп күрсәтелүенә сөенеп бетә алмыйм”, – диде. Нәҗип Хаҗипов “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте, республиканың сыер саву операторлары бәйгеләрендә күп тапкырлар җиңү яулаган Сания Насыйбуллинага бүләк алып килгән иде.
Алдынгыларга Мактау тасмалары тагылды, муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды. Тәбрикләүләр Мамадыш һәм Казан артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бүләкләнүчеләр арасында каләмдәшләребез – филиалыбызның баш мөхәррир урынбасары Минневәрис Мингалиев белән бүлек мөхәррире Илнур Юнысов та бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев