Мамадыш районында коточкыч юл һәлакәте: ике айлык сабыйның гомере өзелгән
«Мәскәү–Уфа» трассасының Мамадыш районы аша үткән 947нче чакрымында бүген коточкыч фаҗига теркәлгән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике айлык кыз бала һәлак булган.
Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе биргән мәгълүматларга караганда, «Renault» автомобиле белән идарә итүче шофер юл кырыенда туктап торган бензовозга (ягулык ташучы машинаның ярымприцебына) килеп бәрелгән. Машина йөртүче бензовозны кардан чистарту өчен туктаган булган.
Көчле бәрелү нәтиҗәсендә иномарка салонында булган ике айлык пассажир кыз алган җәрәхәтләреннән урында ук җан биргән.
Фаҗига урынына Мамадыш районы прокуроры урынбасары Фанил Әхмәдышев килгән. Хәзерге вакытта әлеге хәл буенча прокурор тикшерүе оештырылган, һәлакәтнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев