Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мамадыш районында балыкчылар өчен фиш-глэмпинг төзелә

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Федор Батков эшлекле сәфәр кысаларында Новый поселогында барган төзелеш эшләре белән таныштылар. Биредә балыкчылар өчен заманча форматтагы ял итү урыны — фиш-глэмпинг төзелә.

Әлеге проектны Мари Иле республикасыннан килгән эшмәкәр тормышка ашыра. Ял итү зонасы 4 гектар мәйданны биләп торачак. 

Объект су буенда урнашса да, экологик куркынычсызлык мәсьәләсе алгы планга куелган. Төзелеш барышында барлык кирәкле инженерлык чишелешләре, шул исәптән заманча су агызу һәм канализация системалары каралган. Бу исә табигатькә киләчәк йогынтыны минимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Вадим Никитин билгеләп үткәнчә, шәхси инвестицияләрне җәлеп итү төбәкне үстерүдә зур роль уйный. Район башлыгы бу проектның табигать кочагында балык тотып ял итәргә яратучылар өчен республика күләмендәге яңа тарту үзәгенә әйләнәчәгенә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш