Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш районы кибетләрендә профилактика чаралар уздырылды

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларының берсе.

Бу юнәлештә эшне дәвам итеп, профилактик визит барышында Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш районы кибетләрендә хезмәткәрләре белән кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар-уку үткәрделәр.

Белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның төп нигезләмәләрен һәм Хөкүмәт карарын аңлаттылар.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын бозу белән бәйле конкрет ситуацияләр һәм аларны хәл итүнең оптималь юллары каралды. Белгечләр кулланучылар базары өлкәсендәге сатучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Барлык катнашучылар да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучы өчен мәгълүмати белешмәләр һәм Яр Чаллы территориаль органының кайнар линиясе эше турында мәгълүмат алдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 
Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев