Күп фатирлы йорт ишегалларында нинди төр транспорт калдырырга ярамавы билгеле
Күп фатирлы йортларның ишегалларында еш кына җирле халыкның машиналары гына түгел, ә чит кешеләр калдырган коммерция транспорты да урын алып тора. «Татар-информ» агентлыгы ишегалды территориясендә нинди транспорт төрләрен калдырырга ярамаганлыгына ачыклык кертте.
Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, максималь авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган транспорт чаралары җиңел автомобильләр категориясенә керә. Нәкъ менә шундый машиналарны ишегалдында калдырырга рөхсәт ителә.
Ә менә коммерция йөк машиналарына карата таләпләр катгыйрак. Мондый төр техника ишегалдына йөк төшерү-төяү яисә кешеләрне утырту-төшерү максатыннан гына керә ала. Эш тәмамлану белән, йөк машинасы ишегалдыннан китәргә тиеш, чөнки аларны торак йортлар янында озак вакытка (бигрәк тә төн кунарга) калдыру закон буенча тыела. Бу чикләүләр ишегалларында тәртип саклау һәм махсус техниканың иркен йөрүен тәэмин итү өчен кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев