Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күп балалы аналарга лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге бирелә

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин искәртеп үткәнчә, республикада күп балалы аналарга лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге бирелә. Шул рәвешле, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар 50 яшьтән үк пенсиягә чыга ала. Дүрт бала тәрбияләүчеләр өчен бу чик 56 яшькә, ә өч балалы аналар өчен 57 яшькә билгеләнгән.

2026 елда вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен ике төп шартны үтәү таләп ителә:
1. Рәсми эш стажы кимендә 15 ел булырга тиеш.
2. Пенсия коэффициентларының (ИПК) гомуми күләме 30дан ким булмаска тиеш.

Индивидуаль пенсия коэффициентларын исәпләгәндә, балаларны карау чорлары да истә тотыла. Беренче бала өчен еллык 1,8 балл бирелсә, икенче сабый өчен — 3,6 балл, ә өченче һәм дүртенче балаларны тәрбияләгән вакыт өчен 5,4әр балл өстәлә.

Моннан тыш, игезәк бала тапкан аналар өчен дә ташламалар каралган: һәр сабыйны карау чорлары кушып исәпләнә, бу исә пенсиягә чыгу өчен кирәкле балларны тизрәк җыярга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия