“Китап” радиосы Мамадыш иҗатчыларына юл ача
Мамадышлыларның әсәрләрен “Китап” радиосы аша бөтен татар дөньясына яңгырату мөмкинлеге бар.
Сишәмбе көнне “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең татар телле журналистлары өчен “Медиа мәктәп” кысаларында оештырылган матбугат конференциясендә “Китап” милли радиосының концепция авторы һәм баш мөхәррире Алмаз Миргаязов үзләренең башка радиолар кебек төрле яңалыклар һәм гайбәтләр тарату белән шөгыльләнмичә, эфир вакытларын тулысынча тыңлаучыларына милли рухтагы җырларыбызны һәм әдәби әсәрләр җиткерүгә багышлаулары турында сөйләде. Татарстанда радио студияләре шактый. Моңарчы әле бөтен эшчәнлекләрен мондый дәрәҗәдә үк тыңлаучыларын татар матур әдәбиятын пропагандалауга, халкыбызда әдәби мирасыбызга карата мәхәббәт уятуга һәм тәрбияләүгә багышлаганнары юк иде әле. Баксаң, коллективларында алар бөтенесе өч бөртек кенә икән!
Матбугат конференциясендә катнашкан, тәүлек әйләнә вакытын әдәби тапшыруларны оештыруга багышлаган Гөлинә Шәйхинең (Шәйхетдинова), мәхәббәт турындагы әсәрләрне әзерләгәндә, тәэсирләнеп күзләрдән яшьләр килгән чаклар була, дигән сүзләре коллективның бу бик тә кирәкле, татар милләтенең үзаңын уятып, милли горурлык хисе тәрбияләү эшенә бөтен дөньялары белән чумулары турында сөйли. Әдәби әсәрләрне эфирда яңгыратуга әзерләүдә артистларыбызның теләп катнашулары турында ишетү дә сөенеч тудырды.
Алмаз Таһировичтан радионың төп миссиясе моннан 10, 15, 20 ел элек популяр булган җырларны яңадан халыкка кайтарудан гыйбарәт булуын ишетүгә ничек куанмыйсың!
Ә инде радиода яңгырату өчен әсәрләр сайлау принцибы турында сөйләгәндә, иң элек мәгънәләре булуына, тыңлаучыларны дулкынландыра алуларына өстенлек бирүләре; авторларга чикләүләр булмавы әйтелде.
Үзем дә: “Ятып калганчы атып калырга булдым әле. Татар халкының Пугачев баш күтәрүе вакытында, 1774нче елның июль – август айларында, патша изүенә каршы көрәше сүрәтләнгән, Нократ һәм Чулман белән Казан каласы арасында барган вакыйгаларга багышланган “Полковник Раманкол” дигән повестымны сезнең “Китап радиосы” аша бөтен татар дөньясына яңгыратасы иде. Моның өчен без нәрсә эшләргә тиеш?” – дигән соравымны биргән идем.
“Бик актуаль һәм бик кирәкле сорау. Гомумән, Пугачев явы һәм 1774нче ел турында гына түгел, егерменче йөз башындагы, унтугызынчы гасыр ахырындагы Казанга, татар җәмгыятенә кагылышлы, бер генә дә халыкка таныш булмаган, бик кызыклы мәгълүматлар бар. Шуларны радиога туры килерлек итеп эшкәртеп бирә аласыз икән, зинһар өчен безгә ярдәм итегез...” – диде Алмаз Таһирович.
Радио 98,6 FM ешлыгында эфирга чыга. Көндезге әдәби тапшырулар Мәскәү вакыты белән 9:00—11:00, 14:00—16:00, 19:00—21:00, төнлә: 22:00—6:00 сәгатьләрдә трансляцияләнә. Тыңламый калмагыз! Сез дә ярата башларсыз.
Минневәрис Мингалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев