Киң Ватанга даныгыз таралды!
Мамадышның “Хәтер“ аллеясындагы мәгърур Ана улларының сугыштан кайтуын һаман көтә. Фатыйха Әхмәдиевага тиздән биредә тагын бер һәйкәл калкып чыгачак.
Сугышта сигез улын югалткан авылдашыма һәм аның кебек балаларын яу кырына озатып та, көтеп ала алмаган барлык милләт аналарына ап-ак таштан куелган бу мәһабәт сын яныннан узган саен мин дерт итеп китәм. Бүген Бөек Җиңү көне уңаеннан кулыма тагын каләм алыйм әле.
“Сигез бизәкле сөлге”
Күренекле якташыбыз, эзтабар-язучы Шаһинур Мостафин үзенең “Сигез бизәкле сөлге” дип атаган хикәятендә бертуган Фәттаховлар язмышын ачык тасвирлады, ул аны бар җиһанга таратты инде. Шәһәребезнең туган як тарихын өйрәнү музеенда әлеге гаилә тарихына тулы бер экспозиция багышлана. Матбугатта әледән-әле мәкаләләр чыгып тора, узган атнада ТНВның “ 7 көн“ тапшыруы да Мамадышта булып, шушы тема эзләреннән йөрде. Әлеге горур, батыр, матур Ана язмышы һәм аның улларының Ватан өчен көрәштәге олы батырлыгы турында илләрдән-илләргә, җырлардан-җырларга күчереп, кабат-кабат набат итеп сөйләрлек шул. Туган авылыма чираттагы кайтуымда Фатыйха әбинең оныгы – Урта Кирмәндә гомер кичереп, 92нче яше белән баручы Марзия Ибраһим кызы Бикмурзина янына юл тоттым. Әбисе һәм туганнары турында бик матур һәм гыйбрәтле истәлекләр саклый ул күңел түрендә.
“Мин – сугыш чоры баласы”
- Бер спектакльдә әбием белән бабамны мескен, хәерче кешеләр һәм начар өйдә яшәүче итеп сурәтләгәннәрен ишеттерделәр. Булмаганны! Фәттах бабай әртист Шәүкәт Биктимеров сыман тулы бәдәнле, җор карт иде. Авылның иң булдыклы игенчесе, балта остасы, “Алга” колхозының тегермәнчесе. Фатыйха әби - киндер тукымалар сугу остасы. Хәерче кеше 9 бала – 8 малай һәм 1 кыз үстерә аламы соң инде, ә! Берсе очучы бит әле аның! - Марзия апа сөйли дә сөйли…… Әлеге гаиләнең ул вакыттагы тормышы күз алдыма тулаем килеп баса.
… Фатыйха түти белән Фәттах агай, берсеннән-берсе уңган уллары белән бергәләп нарат бүрәнәләрдән күп тәрәзәле, алты почмаклы мәһабәт йорт та, каралты-куралар да торгызып куйганнар. Имана җирләре мулдан булгач, таза хәлле крестьяннар рәтендә йөргәннәр. Һәр эшне үзләре күмәкләшеп башкарганнар. Иң олы уллары Исмәгыйль белән Ибраһим яшь Совет властен саклап калу өчен, гражданнар сугышына китә. Исмәгыйль һәлак була. Ибраһим кайта. Бертуганнары Мөгътәсим, Мөхлисулла, Мәгъсүмҗан, Габделбарый, Мисбахетдин, Әгъмәлетдин белән бергәләп, Фәттаховлар данын горур йөртә ул. Авылда комсомол ячейкасы төзелгәч, аңа беренчеләрдән булып язылучылар-керүчеләр дә алар була. Уенын-чынын бергә кушып, “Фәттаховлар ячейкасы“ дип тә йөртәләр бу беренче комсомолецларны. Урта Кирмән авыл советы башкарма комитетында сәркатиб булыпэшләүче Мисбахетдин берүк вакытта комсомол ячейкасы җитәкчесе вазифасын да җиренә җиткереп башкара. Соңрак ул, “Комсомол-яшьләр, самолётларга!“ дигән чакыруга теләктәшлек белдереп, очучылыкка укырга китә һәм киләчәктә бар тормышын авиациягә бәйли... Сугыш уты кабынгач, бертуган Фәттаховлар бердәм рәвештә, үзләре теләп, яу кырына китәләр. 8 егетның икесе —Ибраһим белән Мөгътәсим генә гаилә корып өлгерә. Төрле фронтларда, төрле гаскәрләр составында дошманга каршы аяусыз көрәштә барысы да батырларча һәлак була. Мисбахетдин легендар капитан Гастелло үрнәгендә олы фидакарьлек күрсәтә: хәрби заданиене үтәп кайтканда, дошман снаряды тиеп самолётына ут капкач, хәрби очкычын фашистларның җанлы көчләре, техникасы өстенә юнәлтә...
Фәттах агай, бер- бер артлы килгән кара хәбәрләрне күтәрә алмыйча, вакытсыз дөнья куя. Ә Фатыйха түти, зур сабырлык белән, ниндидер бер могҗиза туып, улларының кайсы да булса исән-сау кайтыр дип көтә. Күңел түрендәге өмет утын һаман да сүндерми. Әнә бит, төпчек улы Әгъмәлетдин дә:”Кадерле Әти-Әниемә - сагынганда карар өчен!” - дип җибәргән, кулына чәчәк бәйләме тотып төшкән фоторәсеменең артына:
“...Иделләрне йөзәмен дә буйлыймын,
Киткән кошлар да бер кайта,
Кайтырмын дип уйлыймын!” – дип, шигъри сүзләр язган үтә газиз-кадерле кешеләрен юатырга, рухландырырга тырышкан.
- Әбиебезнең иң соңгы ышанычы Әгъмәлетдин абый иде. Чөнки Җиңү көненнән соң да аннан хатлар килеп торды әле. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә иде ул. 1945нче елның сентябрь аенда аның белән элемтә өзелде... Аның японнарга каршы сугышканда батырларча һәлак булу хәбәрен очраклы рәвештә генә ишеттем. Әби белән Чытыр авылына Мәгъсүмҗан абый Юнысовларга мендек. Әби төпчек улының соңгы батырлыгы шаһиты булган шул якташ солдат сөйләгәннәрне, бар дөньясын онытып, сәгатьләр буе тыңлап утырды. Күңелен борчыган күп кенә сорауларга тулы җаваплар алса да, тиз генә Мәгъсүмҗан абый яныннан китәсе килмәде аның... Авылыбызга без бары тик кичкырын гына кайттык. Әбиебез, үзенең аерылмас юлдашы булган өрәңге таягына таянып, бик әкрен генә, үзалдына уйланып һәм, вакыт-вакыт газиз улларының исемнәрен берәм-берәм телгә ала-ала: ”Кайларда ятасыз сез хәзер, балакайларым?” –дип өзгәләнеп кайтты. Сабыр савытлары тәмам тулып ташкан иде әбекәебезнең... Шуннан соң урын өстенә егылды ул.
“Улларымны күрермен, дип өметләнгән идем... Кайтмадылар инде... Ләгънәт кенә төшсен бу йөзе кара сугышка, аны башлаучыларга!.. Минем кебек, чәчләре вакытсыз агарган аналарның... улларым кебек, чәчәктәй гомерләре иртә өзелгән балаларның... чиксез нәфрәте эзләп тапсын аларны! Аллаһы Тәгалә аларга тиешле җәзаларын бирсен!.. Ә сез...гөлкәйләрем... сау-сәламәт булып... бәхетле-имин тормышта яшәгез!.. Миннән... хәер-фатиха сезгә!.. Әнә шундый сүзләр белән фани дөньядан мәңгелеккә күчте Әбиебез.
“Бетми ул безнең нәсел!“
Сугыштан соң, нәселләре бетте, дип, аларның йортларын сүтеп, сушилка ясадылар. Мин анда эшләп тә йөрдем әле. Бетәр менә безнең нәсел! Фәттахетдиннекеләр белән Кирмән тулган! Гыйльметдин белән минем җиде балам булды. 8 (тагын шул сан!) оныгым армиядә хезмәт итеп кайтты, 14 оныгым, 15 оныкчыгым бар, Аллага шөкер! Әти Гражданнар сугышыннан алып кайткан, әбием миңа бүләк иткән Коръәнем кулымнан төшмәде. Әле беркөнне генә кызым Асиягә амәнәт итеп тапшырдым: “Мин мәңгелек түгел, шушы изге китап буенча гамәл-гыйбадәт кылып яшәгез!” – дидем. Бик борынгы кеше бит инде мин. Хәзерге белән элеккегене чагыштырырлык түгел. Җир белән күк арасы. Хәзер тормыш бик рәхәт, ә кеше ялкау. Аллаһы Тәгалә берүк күпсенмәсен генә инде бу рәхәт тормышларны. Раббымнан сугыш сынауларының башка беркайчан да кабатланмавын сорыйм, илебезгә бәхет һәм бәрәкәт насыйп итеп, Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламаса иде! - дип тәмамлады сүзен Марзия апа.
Әйе, җиңү бүләк итүчеләрнең каһарманлыгы турындагы хатирәләр гасырлар буена сакланыр. 9нчы май – Җиңү көне белән барыбызны да!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев