Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хуҗиәхмәт Мәхмүтов вафат булды

Кичә, озакка сызылган авырудан соң, якташыбыз, галим һәм язучы, Габдулла тукай исемендәге премия лауреаты Хуҗиәхмәт Мәхмүтов бакыйлыкка күчте.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме бүген – 18 февральдә 11 сәгатьтә Казан шәһәре, Карбышев урамы 40нчы йорт 74 фатир адресы буенча булды.

Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов 1933 елның 15 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушма авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында – җидееллык, Мамадышта урта мәктәпне тәмамлагач, ике ел Көек-Ерыкса тулы булмаган урта мәктәбендә физика һәм математика укыта. 1953 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Шушы вакытларда республика көндәлек матбугатында аның беренче шигырьләре, әдәби парчалары, рецензияләре басыла башлый.

Университетны тәмамлагач, ул җиде елга якын Буа районында чыга торган «Яңа юл» (соңрак – «Байрак») газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь, бүлек мөдире вазифаларын башкара.

1966 елдан бирле Х.Мәхмүтов – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих (1993 тән – Тел, әдәбият һәм сәнгать) институтында. Биредә ул «Татар халык табышмаклары» дигән темага кандидатлык һәм татар халкының афористик иҗаты буенча докторлык (1996) диссертацияләре яклый. «Кечкенә дә төш кенә» (1980), «Язылмаган кануннар» (1995), «Афористические жанры татарского фольклора» (1995) кебек китапларыннан күренгәнчә, ул фольклорның иң камил энҗе-мәрҗәннәре белән эш итә һәм бу төр авыз иҗаты әсәрләренең тирән мәгънәви хикмәтен, нәзберек шигъриятен нечкәләп тоемлый белә. Х.Мәхмүтов – утыздан артык китап, сигез йөзләп фәнни һәм әдәби-публицистик мәкалә авторы.

 

Ул «Табышмаклар» (1977), «Мәзәкләр» (1979), «Мәкальләр һәм әйтемнәр» (1987) томнарын төзи, аларга тирән эчтәлекле кереш мәкаләләр һәм фәнни искәрмәләр яза.

«Татар халык иҗаты» җыелмасын матбугатка әзерләүгә куйган хезмәте өчен 1989 елда Х.Мәхмүтов Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ул – Татарстан һәм «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» (1983), Халыкара төрки академия академигы (1993).

Х.Мәхмүтов – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗиәхмәт Мәхмүтов Вафат