Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәсәнша остасы сыннары “Туган авылым“ комплексын бизи

Районыбызда бик тыйнак, тырыш, эш сөючән егет яши. Үзлегеннән өйрәнеп, агачларны сәнгать әсәренә әйләндерә Булат Илдаров.

Елан елыннан башланды

 

-Бу кәкре ботак ник монда сөялеп тора?

-Апа, бу тиздән Кытай аждаһасына әвереләчәк сын. Менә, карагыз әле, монысы – башы, монысы – койрыгы, кычкырып ук тора, бер карауда шәйләп була бит инде, - дип, Булат агач ботагын утын пүләненә бастырып куйды. Бәй, игътибар белән карагач, охшаган икән шул. Мин дә күзалладым. Инде тәмамланган сыннар да шактый монда: бөркет, ябалак, бүре, алтын балык, челән...

-Булат, бик матур килеп чыккан болар. Ә син бу эшкә ничек керешеп киттең?

-Кечкенә чакта ук Сергей абыем белән агачтан әйберләр ясарга ярата идек, аның кулы агач эшенә ята. Мәктәптә укыганда технология дәресендә макетлар ясаттылар. Әни дә яшь чагында рәсемнәрне матур төшергән. Муллагаян бабам - тирә-юнь авылларда танылган балта остасы, чаналар, көянтәләр ясап, товарын Тауиле базарына алып барып сата торган булган. Тотынсам, мин дә аларны башкарып чыгармын кебек, тик сораучы юк. Беренче сынны ясаганны яхшы хәтерлим. Кардан. 2012нче ел якынлаша иде. Мамадышта Яңа ел алдыннан оешма-предприятиеләрне  сыннар белән бизәү конкурсы игълан иткәч, хуҗалар соравы буенча, “Березка“ кибете каршына Галия апам белән тартмадан чыгып килә торган Аждаһа ясадык. Бөтен кешегә ошады. Башкалар да заказ бирде. Шуннан китте инде... Кар сын агачка әйләнде.

Агач күңелгә якынрак

Һөнәре буенча ул - махсус училище тәмамлаган төзүче,  тик таш, кирпеч белән эшләүгә караганда агачның күңеленә якынрак икәнен аңлап ала. Башта ишегалдында агачтан сынга кирәкле үлчәм кисеп, пычкы белән формага китерә дә, аннары, кечкенә остаханәсенә кереп, өтерге белән кыяфәткә кертә, шомарта.

– Усак, юкә, имән, тирәк агачы да кулланам. Күбрәк каеннан ясарга тырышам. Каен - каты агач, каты булгач вак өлешләрен ясарга уңайлы, кителми, - дип сүзен дәвам итә ул.

- Ә аларны “тудыру“ өчен озак вакыт кирәкме?

- Катлаулылыгына карап сузыла. Иң озак ясалганы капка төбендәге эскәмия булды, бер ай эшләдем. Чөнки ул гади генә эскәмия түгел, ике ягында сыннары да бар. Аларын аерым-аерым ясарга кирәк.

– Материалларны каян аласың?

-Сатып та алам, заказ бирүче үзе дә китерә. Сын ясаганда төп материал агач инде. Аннан кала буяулар. Агач өчен сыйфатлы буяулар, лаклар күп хәзер.

- Заказ бармы соң? Клиентларны ничек табасың?

-Белеп, бер-берсеннән ишетеп килгәлиләр. Социаль челтәрләр аша да эзләп табалар. Бер алган кеше тагын заказ бирә. Әле менә үз эскизы буенча ясалган  бер сын почта аша Краснодар өлкәсенә үк юл тотты. 9 көндә барып җитте. Клиент бик канәгать калды.

Талчыбыкны яшьтән бөгәләр

Гади генә тал чыбыгыннан кәнәфиләр, кәрҗиннәр дә үрә икән. Заказ буенча ясаган гаҗәеп этажеркасын баскыч башына чыгарып куйган иде.

Тал чыбыкларын, сок йөрү туктагач, көздән язга кадәр авыл янындагы яр буеннан җыя. Аннары аларны кайнар суда пешерә. Олы савыт белән махсус мич ясаган, шунда кайната. Чыбыкның тышын салдырып, киптерә. Кирәкле үлчәмнәрдә кисеп алып, аерым-аерым бәйләп куя да, кирәк вакытта ала. Хәзер бу эш белән шөгыльләнүенең кызу сезоны бара.

“Туган авыл“ чакыра

Булат Вакыйфович ватанпәрвәр һәм милли җанлы егет тә булып чыкты.

- Безнең Хәсәнша кебек матур авыл җир йөзендә юктыр ул! Туган ягыңда яшәүгә ни җитә! Бабайлар бәхет эзләп Иркутскка кадәр барып җиткәннәр. Барыбер монда әйләнеп кайтканнар. Авылда яшәүнең өстенлекләрен хәзерге пандемия чорында бигрәк тә яхшы аңладык. Башында акылы, кулында һөнәре булган кешегә эш һәр җирдә бар. Интернет аша бөтен дөнья белән аралашырга була. Заказлар булмыйчарак торса, Казанга “Туган авылым“ комплексына чыгам да китәм мин. Анда осталарның кадерен дә, бәясен дә беләләр. Башкалабызның күренекле ишегалдында урнашкан Чәк-чәк тоткан  татар кызы, Түбәтәйле сабантуй батыры, Казан мәчесе, Зилант, Әтәч, Тукайның Кәҗә белән сарыгы – минем хезмәт җимешләрем. Төрле күргәзмәләргә, ярышларга сыннарны күпләп ясыйбыз. Анда туристлар бихисап. Кайсы илләрдән, төбәкләрдән генә килмиләр бит Казаныбызга! Алар матурлык белән хозурлана да, сувенир - күчтәнәчләрне, акчаларын җәлләмичә сатып алырга да яраталар.

Шулай бер-беребезнең  кадерен белеп, аралашып, бердәм, дус яшик, һәркайсыбыз үзебезнең күңеле яткан эшләр белән шөгыльләник, сау-сәламәт булыйк! Дөньяда тынычлык, иминлек кирәк, - дип әңгәмәбезгә нокта куйды ул.

Хак сүзләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев