Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтләре җиңел түгел

Сишәмбе көнне районыбызның халыкка социаль хезмәт күрсәтү тармагы хезмәткәрләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Шул уңайдан район мәдәният йортында тантаналы чара уздырылды. Анда районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин катнаштылар, бүгенге шартларда хезмәт куючы социаль хезмәткәрләрнең эшчәнлекләрен югары бәяләделәр. Бәйрәм чарасында бер төркем хезмәткәргә министрлыкның, районның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Социаль хезмәткәр Замира Фәсхетдинова “– Фидакарь хезмәте өчен”, халыкның мәшгульлеге үзәге директоры Ләйлә Хөснетдинова белән социаль хезмәткәр Клара Пасыева “ТАССР оешуга 100 ел” медальләренә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев