Комазан чишмәсе җырлап рәхмәт әйтте
Көек-Ерыкса авыл җирлегендә Миңнегаливлар көче белән, шулай ук бер төркем депутатлар ярдәмендә, "Комазан" чишмәсе яңартылды һәм аны ачу тантанасы узды.
Бәйрәм бик күңелле булды: тантана җирле язучыларыбыз Рәим Гобәй, Рәсимә Галиева шигырьләре, күңелле җырлар, төрле уеннар белән үрелеп барды. Чәй өстәле дә, ямь өстенә ямь биреп, үз тирәсенә авыл халкын җыйды. Бәйрәмне авыл мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, "Ак калфак" оешмасы бергәләп уздырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев