Кече яшьтән Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә
Мамадыш шәһәренең 4нче санлы "Әкият" балалар бакчасында милли тәрбиягә, балаларда толерантлык тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.
Россия көне кысаларында бакчабызда "Данлы шәһәрем, данлы Ватаным" исеме астында бәйрәм чарасы узды. Ул балалар белән берлектә Идел буе халыкларының милли уеннары, туган илгә ярату хисләре белән сугарылган җырлар, Россия һәм анда яшәүчеләрнең бердәмлеген, дуслыгын, көчен күрсәтүче шигырьләр белән үрелеп барды. Төрле милләт вәкилләренең дуслыгы менә шундый чараларда тәрбияләнә дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев