Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда «Жигули»не 950 мең сумга саталар

Казанда 2008 елгы ВАЗ-2107 автомобилен сатуга куйганнар.

17 ел эчендә машина бары тик 18,5 мең километр гына узган. Автомобильнең бәясе 950 мең сум дип күрсәтелгән. Бу хакта сайтларның берсендә хәбәр ителә.

Тасвирлама буенча, югары бәя кечкенә пробег белән генә түгел, ә "матур" номер белән дә бәйле. Сатучы номерда өч җиделе торуын әйтә. ВАЗ-2107 - СССРда һәм Россиядә җитештерелгән кече класслы арткы приводлы седан.

Модель ВАЗ-2103 ("өчлек") машинасының варисы булып тора һәм ВАЗның классик линиясенең соңгы вәкилләреннән берсе санала. "Җиделе" җитештерү 1982 елның 11 мартыннан 2012 елның 17 апреленә кадәр дәвам иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев