Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы бара

Шәүвәл аеның 22нче көнендә (3нче июньдә), «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының рәсми ачылышы узды. Анда Мамадыш делегациясе дә катнаша.

Әлеге тантана һәрвакыттагыча Кәлам Шәриф аятьләре уку белән ачылды. Коръән аятьләрен Азнакай шәһәрендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап уздырылган татар мәкаме бәйгесе җиңүчесе Нурислам Әбсәләмов укыды.

 

Форумда катнашучыларны беренче булып Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде: «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучыларны сәламләвемә шатмын. Бу чарада катнашу өчен Казанга 1200 делегат киләчәк”, – диде ул. Милли шура рәисе дин әһелләрен бүгенге чараның программасы белән таныштырды, шулай ук иртәгә узачак форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә, дип билгеләп узды һәм бу көннәрдә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100-еллыгы уңаеннан уздырылачак чараларга әзерлек буенча оештыру комитеты составы расланачагын ассызыклап узды. “Оештыру комитетын федераль дәрәҗәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкләячәк”, – диде үз чыгышында Васил Шәйхразыев.

Аннары илебездән җыелган меңнән артык делегатны сәламләп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте:

– Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Бөтен мөэминнәр бер-берсенә кардәш”, – дип әйтә. Димәк, кардәш булу өчен мөэмин булу җитә. Пәйгамбәребез ﷺ шәрех кылып, “Кем ул мөэмин?” дигән сорауга “Безнең кебек кыйблага карап намаз укыса, хәләл ризык ашаса – ул мөэмин”, – дип җавап биргән. Раббыбыз – бер, кыйблабыз – бер, пәйгамбәребез – бер, Китабыбыз – бер, хәтта, Аллаһыга шөкер, милләтебез һәм телебез – бер. Таркаулык өчен бер сәбәбебез дә юк. Киресенчә, бердәмлектә булыйк. Төрле төбәкләрдән килгән дин кардәшләрне бергә Казанда җыйганы өчен оештыручыларга – Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт әйтәсем килә», – диде мөфти.

Рәсми ачылыш тантанасыннан соң, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм форум делегатларын “Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов «Ислам нуры” күргәзмәсенә озатты. Беренче эш итеп мөфти Камил хәзрәт үз сүзен Нәзарәт стендларыннан – “ӘМАНӘТ” концепциясенә корылган экспозиция белән таныштырудан башлады. Стендта күрсәтелгән һәр хәреф мөфтиятнең бер эш юнәлешен чагылдырды: Әл-Коръәнне өйрәнү, Мәгариф һәм фәнне үстерү, Алтын мирасны барлау һәм өйрәнү, Нәсихәтләр бурычын үтәү, Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау.

Аннары сүз “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Кадировка бирелде. Ул үз чыгышында оешманың төп өстенлекле юнәлешләрен, эш тәртибе хакында сөйләп узды. Тагын бер зур экспозиция “Хозур” нәшрияты тарафыннан басылып чыккан китапларга багышланды. “Татарча, русча, гарәпчә бастырабыз”, – дип, мөфти хәзрәт делегатларны яңа басылып чыккан үзенчәлекле басма – “Путеводитель по Куръану” китабы белән таныштырып узды. “Ислам нуры” күргәзмәсендә “Хозур” нәшрияты тарафыннан дөнья күргән 100-гә якын исемдәге басма белән танышырга мөмкин.

Аннары күпләгән делегатлар Камил хәзрәтнең “Ислам. 75 дәрес” китабын сатып алып, мөфтидән истәлекле автографлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев