Казанда сальмонелла табылган 685 килограммнан артык итне сатудан алдылар
Казандагы җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә планлы тикшерү барышында белгечләр куркыныч хәлгә юлыккан: бройлер тавыгы филесы микробиологик күрсәткечләр буенча техник регламент таләпләренә бөтенләй җавап бирми булып чыккан. Нәтиҗәдә, 685 килограммнан артык зарарлы продукция кулланудан алынган.
Ит эшкәртү белән шөгыльләнүче Казан эшмәкәре җитди кагыйдә бозулар өчен административ җаваплылыкка тартылган. Тикшерү барышында санитар таләпләрнең тупас бозылуы ачыкланган: җитештерү биналары һәм җиһазлар тиешле дәрәҗәдә каралмаган, ә эш коралларын дезинфекцияләү һәм санитар эшкәртү тәртибе сакланмаган.
Моннан тыш, Роспотребнадзор идарәсе әлеге продукциянең куркынычсызлыгын раслаучы ике декларацияне яраксыз дип тапты һәм аларны гамәлдән чыгарды. Хәзерге вакытта куркыныч итнең халык өстәленә барып җитмәве өчен барлык чаралар күрелгән, ә җитештерүчегә карата җәза чаралары кулланылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев