Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда дрон бәреп төшерелде

Бүген Татарстанга һөҗүм иткән пилотсыз аппаратларның берсе Казанның Залесный бистәсе өстендә һава һөҗүменә каршы оборона системалары тарафыннан юк ителде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе мәгълүматларына караганда, вакыйга урынында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Аксаков урамындагы берничә торак йорттан кешеләрне һәм 147нче балалар бакчасындагы сабыйларны ашыгыч рәвештә эвакуацияләгәннәр.

Хәзерге вакытта тиешле хезмәтләр урында тикшерү үткәрә. Белгечләр территориянең тулысынча имин булуын раслаганнан соң, эвакуацияләнгән кешеләр үз йортларына кайта алачак. Төбәк җитәкчелеге вәзгыятьне контрольдә тота.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дрон