Казан туристларны җәлеп итү буенча Россиядә өченче урынны яулады
7-9 март көннәрендә Россиядә тәүлеклек торак арендасына булган ихтыяҗ, 2025 ел белән чагыштырганда, 40 процентка сикергән. Татарстан башкаласы бу күрсәткеч буенча илдәге иң популяр өч юнәлеш исемлегенә керде.
Сәяхәтчеләр арасында иң зур кызыксынуны Санкт-Петербург шәһәре уяткан, ул рейтингның беренче баскычында тора. Шул ук вакытта белгечләр Краснодар һәм Ярославль юнәлешләренең дә тиз популярлашуын билгеләп үтә — биредә ихтыяҗ бер ел эчендә якынча 30 процентка арткан.
Статистика күрсәткәнчә, язгы бәйрәм көннәрендә сәяхәт итүчеләр торакны уртача өч тәүлеккә броньлыйлар. Мондый кыска вакытлы ял өчен арендага якынча 15 мең сум акча сарыф ителә. Казанның бу исемлектә югары урыннарда булуы шәһәрнең туристлык җәлеп итүчәнлеге тотрыклы үсүен тагын бер кат раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев