Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан — Оренбург трассасында транспорт өчен юл ачык

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, Казан — Оренбург автомобиль трассасында автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен юл ачык.

Элегрәк һава торышының кискен начарлануы — күз күреме чикләнгән бураннар һәм яуган кар катламы сәбәпле, юлларда куркынычсызлыкны саклау максатыннан чикләүләр кертелгән иде. Хәзерге вакытта вәзгыять тотрыкланды.

Шулай да, ТР Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белгечләре машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга чакыра. Һава шартлары тагын да катлауланса, юл хәрәкәтенә кабат вакытлыча чикләүләр куелуы ихтимал.

Республиканың Гидрометеорология үзәге белдерүенчә, 2 февральгә кадәр Татарстанда һава торышы актив фронталь зоналар йогынтысында булачак. Бу исә якын көннәрдә дә явым-төшемнәр һәм тотрыксыз һава шартлары көтелә дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: трасса