Казан язгы яллар өчен иң кулай һәм популяр юнәлешләр исемлегенә керде
Россия туриндустриясе берлеге (РСТ) мәгълүматларына таянып, РИА «Новости» язгы каникуллар вакытында 100 мең сумга кадәрге бюджет белән кайда ял итеп булганын ачыклады. Татарстан башкаласына ике кешелек экскурсия турлары, очыш һәм кунакханәдә яшәүне исәпкә алып, 48,9 мең сумнан башлана.
Россиялеләр арасында иң арзан һәм популяр юнәлеш булып Санкт-Петербург танылды (аның бәясе 31,1 мең сумнан башлана). Популярлык буенча Казаннан тыш Сочи шәһәре дә билгеләп үтелде, анда ял итү өчен уртача 51,1 мең сум акча кирәк булачак.
Чит илләрдә ял итү мөмкинлеген караучылар өчен Төркия (62,4 мең сумнан), Абхазия (67,6 мең сумнан) һәм Египет (79,5 мең сумнан) иң кулай вариантлар булып санала. Бу юнәлешләр 100 мең сумлык бюджет чигенә сыя һәм туристлар арасында зур ихтыяҗ белән файдалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев