Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан галимнәре осталык классы үткәрделәр

Бүген район мәдәният йортында, Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан, Казан дәүләт мәдәният институты галимнәре тарафыннан, республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләрен татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча укулар кысаларында, осталык классы үткәрелде.

Алар район мәдәният йортында җитәкчеләр һәм төрле тармакта эшләүчеләр өчен «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган татарча осталык-классы үткәрделәр.  Чарада катнашучылар арасында муниципаль район депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык һәм предприятиеләр, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, социаль яклау хезмәте, пенсия фонды һәм башка структура җитәкчеләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, мәдәният хезмәткәрләре бар иде.

 

Чара шигъри-музыкаль композиция белән башланып китте. Аннан соң педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәхнә теле һәм дикторлык осталыгы белгече Илсөяр Шиһапова, педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәхнә теле белгече Земфира Ибәтова, Татарстанның атказанган артисты, режиссура һәм актерлык осталыгы буенча белгеч, актер, режиссер, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Азат Зарипов, институтның өлкән галиме Раушан Шәрипов татар телендә ораторлык сәнгатенә өйрәтү буенча бик эчтәлекле чыгышлар ясадылар.

 

Очрашуда катнашкан муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов Казан дәүләт мәдәният институты галимнәренә, эчтәлекле һәм кирәкле чыгышлары өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан галимнәре Чыгыш ясау осталыгы