Каләмдәшебез юбилее олы бүләкләргә һәм тәбрикләүләргә бай булды
Бүген китапханәчеләребез балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Рәкыя Дәүләтшинаның иҗат кичәсен һәм 70 яшьлек юбилее зурлап оештырдылар.
Рәкыя Дәүләтшина – “Сагынып узган гомер һәм “Туган ягым – йөрәк җылым” китаплары авторы. Хезмәт юлының күп өлешен район хәрби комиссариатында бүлек начальнигы, баш бухгалтер булып эшләп уздырган ханым пенсиягә чыккач иҗатка кереп китте. “Сагынып узган гомер” – нәселләренә, туганнарына багышланган очерклар җыентыгы булса; “Туган ягым – йөрәк җылым” җыентыгына шигырьләре тупланган. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов, юбилярны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов исеменнән тәбрикләп, аңа “ТАССР оешуның 100 еллыгы” истәлек медале һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Юбилярны район мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридонов, иҗатташ дуслары Мансур Сафин, Вәрис Гали, Рәсимә Галиева, Юлия Аполлонова, Гөлнур Васыйлова, Вахит Галиев, Владимир Калашников, дуслары һәм туганнары тәбрикләделәр. Апаларын котларга ераклардагы туганнары да кайткан иде. Юбилярга җырлар да бүләк ителде.
Лилия Шәрифуллина җитәкчелегендәге район үзәк китапханәләр системасы коллективы оештырган кичә бик җылы узды.
Минневәрис Мингалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев