Кагыйдә бозучыларга беркетмәләр төзелде
Аның кысаларында районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәрдә Мамадыш шәһәре буенча рейд уздырдылар.
Нәтиҗәдә, алар тарафыннан барлыгы юл йөрү кагыйдәләрен бозган 16 машина хуҗасына беркетмә тутырылды. Алар арасында машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән бер водитель дә бар. Рейд барышында номерлар күренмәгән, транспорт чарасының төзек булмавы, куркынычсызлык каешларын эләктермәгән, иминият полисы юклыкка, исерек хәлдә руль артына утырган, таныклыксыз машина белән идарә иткән, медицина тикшеренүе узудан баш тарткан өчен беркетмәләр төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев