Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кадрлар базарында медицина, маркетинг һәм җитештерү белгечләренә ихтыяҗ зур

2025 елда хезмәт базарында үзенчәлекле вәзгыять күзәтелде: вакансияләр саны чикле булып, эш эзләүчеләр саны артты. Статистика күрсәткәнчә, һәр буш эш урынына уртача 4тән алып 6га кадәр кандидат дәгъва кылган.

Бүгенге көндә бизнес дөньясында маркетингка таләпләр нык үзгәрде. Хәзер компанияләргә гади генә сайт яки «Яндекс» һәм «Авито»дагы реклама гына җитми — аларга җитди стратегия, махсус подрячик төркемнәре һәм профессиональ маркетологлар командасы кирәк.

Шул ук вакытта эшкә яңа килүче яшь белгечләргә карата да таләпләр сизелерлек катгыйланды. Хәзер югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечнең шәхси яки иҗтимагый проектларда тәҗрибәсе булуы һәм эшкә керешү белән мөстәкыйльлек күрсәтә алуы шарт.

Эш бирүчеләр кандидатлардан конкрет казанышлар (кейс) һәм расланган эш стажы көтә. Профессиональ осталыгы җитәрлек булмаган «гади» маркетологларны хәзерге катлаулы бурычларны тиешле дәрәҗәдә башкарып чыга алмас дип саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эш