Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кадер кичәсе: кайчан килә һәм аны ничек үткәрергә?

Рамазан аеның соңгы ун көнендә Кадер кичәсе була. Бу кичәнең кайсы билгеләр буенча ачыклап булачагы, бу изге вакытта кылынган яхшы гамәлләр өчен нинди әҗер вәгъдә ителүе турында сөйләнәчәк.

Исламда иң хөрмәтле төн Кадер кичәсе – исламда аеруча кадерле булган төннәрдән санала. Мөселманнар мөмкин кадәр күбрәк әҗер алыр өчен аны эзләп табарга тырышалар. Башка бәрәкәтле төннәрдән аермалы буларак, Кадер кичәсенең төгәл датасы билгеле түгел. Аның мәгънәсе шунда –  бу кичне эзләп, игътибарлы булырга. Бу кичәдә тынычлык хөкем сөрә, ямьле яктылык була, җил исми, хайваннар тавыш бирми, этләр өрми, һәм барча фәрештәләр җиргә төшә. Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, бу төн мең айдан хәерлерәк, бу исә якынча 83 ел дигәнне аңлата. Шуңа күрә бу кичне һичшиксез догалар кылып үткәрергә кирәк. Өстәвенә, бу кичәдә барлык догалар кабул була. Югарыда әйтелгәнчә, Кадер кичәсе Рамазанның соңгы ун көнендә, так санда туры килә. Шулай итеп, ул 21 нче кичә (10-11 март төннәре), 23 нче кичә (12-13 март төннәре), 25 нче кичә (14-15 март төннәре), 27 нче кичә (16-17 март төннәре) һәм 29 нчы кичә (18-19 март төннәре) була ала. Шулар арасында, иң мөмкин дата булып Рамазанның 27 нче кичәсе (16-17 март төннәре) санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев