Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юл кагыйдәләрен бозучыларны теркәгән өчен 1,5 миллион сумнан артык акча түләнгән

Татарстанның Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе мәгълүматларына таянып «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан халкы юллардагы тәртип бозулар турында хәбәр иткән өчен барлыгы 1 миллион 602 мең сум күләмендә акчалата бүләк алган.

Исегезгә төшерәбез: «Народный инспектор» мобиль кушымтасында юл кагыйдәләрен бозуның аерым төрләрен теркәгән өчен түләү системасы 2024 елның сентябреннән эшли башлады. 

Акчалата бүләк алу процессы түбәндәгечә корылган:
1. Кулланучы «Народный инспектор» кушымтасын ача.
2. Тәртип бозу очрагын видеога төшерә.
3. Гаризаны юллый.

Гариза Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан карала. Тәртип бозу факты расланып, уңай карар кабул ителсә, хәбәр калдырган кешенең исәбенә тиешле сумма күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИБДД Штрафы