Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Искекомазанлылар грант откан!

Иске Комазан авылы мәдәният йорты коллективы, шәхси эшмәкәр Рәмзия Галиева белән берлектә, Россия Президентының мәдәниятне үстерү фонды оештырган конкурста катнашып, грант отты.

Бу акчага мәдәният йортына аппаратура  кайтартылачак, милли күлмәкләр тектереләчәк, авыл күренеше,  күренекле кешеләрне чагылдырган баннерлар ясалачак һәм чара үткәрергә бүләкләр алыначак. Хәзерге вакытта проектны тормышка ашыру өстендә эшлибез, туган як тарихы, көнкүреше, хезмәт сөючән кешеләре турында мәгьлүматлар җыябыз, кульязмалар, тарихи документлар өйрәнәбез. Бу эштә проект командасына үз теләге белән кушылучыларның  да күп булуы сөендерә.  Туган авылыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген чагылдырган  фестиваль дә уздырачакбыз. Ул “Үткәннәргә караш“ (“Взгляд сквозь века“) дип атала.  Очрашу агымдагы елның 25нче июнендә 11.00 сәгатьтә Иске Комазан авылында узачак.

 Районыбызның кул осталарын, жыр-моң сөюче дусларны, якташларны, кунакларны көтеп калабыз! – ди мәдәният йорты директоры Альмира Нәфыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев