Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интеллектуаль исәпкә алу системаларын кертү

Дөньяда ясалма интеллект төрле тармакларда һөнәрләрне үзләштерә барган арада, электр энергетикасында аерым интеллектуаль «пәрәвез» — электр энергиясен исәпкә алу, аны исәпләү, югалтуларны һәм исәпкә алынмаган файдалы куллануны ачыклау челтәре булдырыла.

Электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системасы (ЭИИС) — электр энергиясен куллану (җибәрү) турында ышанычлы мәгълүмат җыю һәм алу, аларны бердәм мәгълүмат базасында эшкәртү һәм саклау, электр энергиясен исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшыру, мәгълүмат алмашуны, аның компонентлары, җайланмалары белән дистанцион идарә итүне тәэмин итү өчен билгеләнгән функциональ берләштерелгән компонентлар һәм җайланмалар җыелмасы.

Күргәнебезчә, әлеге системаны «пәрәвез» белән чагыштыру очраклы түгел: ул күпбаскычлы булып тора, электр энергиясен исәпкә алу нокталарыннан (түбәнге баскыч) алып — интеллектуаль исәпкә алу приборы — мәгълүматны җыю һәм эшкәртү үзәгенә кадәр, һәм аның максаты — бүлү җайланмалары аша күпләп һәм ваклап сату базарының кызыксынган субъектларына җибәрү нокталарында тапшырылган (алынган) электр энергиясенең күләмен билгеләү максатларында кулланыла торган исәпкә алу нокталарында, үлчәүләр нәтиҗәләрен бирү мөмкинлеген тәэмин итү.

ЭИИС үсешендә 2018 ел ахырында РФ Дәүләт Думасы тарафыннан «Россия Федерациясендә электр энергиясен (көчен) исәпкә алу системалары үсеше белән бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 522-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүе алга китеш булды. Яңалыкларның күпчелеге «Электр энергетикасы турында» 35-ФЗ санлы Федераль закон нигезләмәләренә кагылды. Электр энергиясе счетчикларын урнаштыру, аларга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау өчен җаваплылыкны челтәр оешмалары һәм гарантияләүче тәэмин итүчеләргә йөкләделәр.

Индивидуаль исәпкә алу приборларының электрон һәм индукцион электр энергиясен исәпкә алу приборларыннан аермасы булып махсус блок-контроллер һәм сим-карта белән модем булуы тора, бу челтәр оешмасы хезмәткәренә онлайн режимда исәпкә алу приборлары параметрларын күзәтергә мөмкинлек бирә: кулланылган электр энергиясен, һәр сәгатьтә куәтлелек профилен, теләсә кайсы чорда, челтәрдәге көчәнеш һәм электр энергиясе сыйфаты параметрларын күрергә, индивидуаль исәпкә алу приборларын ачуны күзәтергә, шул исәптән исәпләү приборына дистанцион йогынты ясарга (кулланучыны түләмәгән өчен сүндерергә/тоташтырырга).

Мондый автоматлаштырылган система челтәр оешмаларының эш нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлеген бирде. Бу системаның төп өстенлеге: кулланучыга тапшырылган электр энергиясе күләмен төгәл билгеләү һәм исәпләү җиһазларының күрсәткече төгәл тапшырылу сәбәпле, электр энергиясе югалтулары сизелерлек кимүдә. Мондый мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен челтәр оешмасы интеллектуаль исәпләү приборлары куллана.

Моннан тыш, кулланучының үзе өчен дә уңай яклар бар. Иң элек, шуны билгеләп үтәргә кирәк, исәп-хисап приборын интеллектуаль җиһазга алыштырганнан соң, счетчик күрсәткечләрен ай саен челтәр компаниясенә тапшыру зарурлыгы юкка чыга. Чөнки бу яңа исәп приборы мәгълүматны автомат тапшыру функциясе белән җиһазландырылган. Шулай ук кулланучы сайттагы шәхси кабинет аша яки мобиль кушымтада электр энергиясен куллану графигын, электр энергиясенең сыйфатын күзәтә һәм челтәр оешмасына тайпылышлар турында хәбәр итә ала.

Киләчәк турында сүз барганда, аның ясалма интеллект белән бәйләнәчәген еш ишетергә туры килә. Электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системасы да ясалма интеллектның бер өлеше, ул кешелек файдасына һәрвакыт камилләшә генә барачак.

«Сетевая компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы
Реклама хокукында
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сетевая компания