Импортны алмаштырган «Ансат» Дубай авиакүргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк
Казан вертолет заводында төзелгән, импорттан арындырылган ВК-650В двигателе белән җиһазландырылган «Ансат» вертолеты дөньякүләм дебютын Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге «Dubai Airshow» халыкара авиация салонында ясаячак.
Бу турыда "Ростех" дәүләт корпорациясенә керүче "Россия Вертолетлары" холдингының матбугат үзәге хәбәр итте.
Холдингда белдерүләренчә, бу чара "Ансат" өчен чын мәгънәсендә дөнья премьерасы булачак.
"Dubai Airshow 2025" мәйданчыгында вертолет киң халыкара җәмәгатьчелеккә илебезнең технологик мөстәкыйльлегенең һәм вертолет төзелеше тармагын үстерүнең якты мисалы буларак күрсәтеләчәк. Әлеге дәрәҗәле күргәзмәдә шулай ук ут сүндерү һәм коткару эшләрен башкару өчен кулланыла торган Ка-32А11М күп функцияле вертолетының яңартылган варианты да тәкъдим ителәчәк. Бу модель дә тулысынча чит ил җитештерүен алыштырырга мөмкинлек бирә.
"Россия Вертолетлары" холдингының генераль директоры Николай Колесов "Ансат"ны "Dubai Airshow"да күрсәтү карарының тулысынча нигезле булуын ассызыклады. Чөнки бу чара авиация индустриясендә Якын Көнчыгышта гына түгел, ә бөтен дөньяда уздырылучы иң зур һәм абруйлы вакыйгаларның берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев