Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Икесе дә җиңү белән

Шәһәрдәшләребез Светлана Ханова белән Нургали Гобәйдуллин Чебоксардан җиңү белән кайттылар.

Алар Чувашия башкаласында ветеран гер күтәрүчеләр арасында узган Россия беренчелегендә Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясап ирештеләр бу уңышка. Светлана үз авырлыгында бер потлы герне ун минут эчендә 170 мәртәбә буйсындырды. Озын цикл (герне җирдән алып күкрәккә кадәр, аннары югарыга күтәрү) төрендә дә аңа тиңнәр табылмады. Ул спорт снарядын 50 тапкыр күтәреп, җиңүче булды. Нургали Гобәйдуллин бу төрдә ике 16шар килограммлы герне 100 тапкыр күтәреп, беренче урынны яуласа, күкрәктән ун минутта 143 мәртәбә этәрә, 208 тапкыр чөю бәхетенә ирешә. Нәтиҗәдә Татарстан җыелма командасы гомумкоманда беренчелегендә икенче урынны яулый. Май аенда башкалабыз Казан ветеран герчеләрнең Европа чемпионатын кабул итәчәк. Безнең ике ветераныбыз да республика җыелма командасына чакыру алдылар.

Рәсемдә: Татарстан герчеләре. Нургали Гобәйдуллин белән Светлана Ханова рәсемдә сулдан беренче һәм икенче басып торалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев