Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гыйнвар аенда Татарстанда кемнәрнең хезмәт хакы артачак

Ел башында Татарстанның биш көнлек эш атнасы режимында хезмәт итүчеләре рәттән 11 көн ял итү мөмкинлеге алды. Шул ук вакытта, ял итмичә, бәйрәм көннәрендә эш урынында булганнарны февраль башында күңелле яңалык көтә.

Россиянең Хезмәт кодексы кагыйдәләре буенча, рәсми бәйрәм көннәрендә башкарылган эш өчен икеләтә күләмдә түләү каралган. Гыйнвар аенда 1еннән алып 8нче гыйнварга кадәрге чор бәйрәм көннәре дип санала. 

Димәк, гыйнвар башындагы кышкы каникуллар вакытында хезмәт куйган татарстанлыларга айлык эш хакы арттырылып түләнәчәк. Әлеге өстәмә акчалар февральнең беренче яртысында хезмәткәрләрнең исәп-хисап карточкаларына күчәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт хакы