Гомер юлын ахыргача үтегез
Бу теләкләр шулай ук, Шәмәк авылында гомер итүче Рәбига Нурмый кызы һәм Габделәхәт Гәрәй улы Гәрәевларга да теләнгәндер.
Гомер юлын бергә башлагансыз,
Ахыргача бергә үтегез.
Саф хисләрне саклап, тигезлектә,
Гомер йомгакларын сүтегез, – дигән теләкләр телиләр яңа гына тормыш корган яшьләргә. Бу теләкләр шулай ук, Шәмәк авылында гомер итүче Рәбига Нурмый кызы һәм Габделәхәт Гәрәй улы Гәрәевларга да теләнгәндер. Алар шушы теләктәгечә, “саф хисләрен саклап”, 58 ел бергә пар канатлар булып гомер итәләр. Рәбига Нурмый кызы Иске Чәбия авылында дөньяга килгән. Читтән торып Мәскәү статистика техникумын тәмамлагач, Тәкәнеш район булганда, 12 ел статист булып эшли. 1986нчы елда Шәмәк авылында авыл Советы ачыла. Шул көннән башлап, 1995 елга кадәр, авыл Советы секретаре вазыйфаларын башкара. 1997 елда, ”Хезмәт ветераны” исеме алып, лаеклы ялга китә. Ялда, дип тормый, “Алга” күмәк хуҗалыгында бухгалтер булып эшли. Габделәхәт Гәрәй улы, урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга ветеринария училищесында белем ала һәм 37 ел колхозда мал табибы булып эшли.
Күрше авылда яшәүче озын толымлы, чибәр, сабыр кызга Габделәхәт абый бер күрүдә гашыйк була. Озакка сузмыйча, 1962 елның апрель аенда, ике яшь йөрәк бергә кушылып, матур гаилә булып яши башлыйлар. Бер-бер артлы өч малайлары дөньяга килә. Гаиләдә дөрес тәрбия биргәнлектән, балалары да бик тырыш булып үсәләр.
Бүгенге көндә икесе дә дин юлында. Баларының, оныкларының исәнлекләренә хәер-догаларын кылып, пар канатлы булуларына сөенеп яшиләр. Үзләренең үҗәтлекләре, балаларының булышлыгы белән, 2009 елда Хаҗга бару бәхетенә дә ирештеләр алар.
Гөлия Мостафина,
Шәмәк авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев