Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек старт алды
Татарстанда легендар шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чараларга әзерлек эшләре башлана. ТР Премьер-министры Алексей Песошин юбилейны оештыру турындагы махсус күрсәтмәне имзалады.
Республикада юбилей чараларын планлаштыру һәм уздыру өчен махсус оештыру комитеты төзелде. Әлеге комиссиягә алдагы ике ай эчендә бәйрәмнең җентекле программасын әзерләү һәм раслау бурычы йөкләнде.
Барлык эшләрне координацияләү, шулай ук күрсәтмәнең үтәлешен күзәтү ТР Мәдәният министрлыгына тапшырылды. Ведомство юбилей кысаларында узачак чараларның сыйфаты һәм графигы өчен җаваплы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев