Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Галимнәр Мамадышка Мамадышка багышланган китап бүләк иттеләр

Казан галимнәре, Туган телләр көненә багышлап, Мамадыш районы мөгаллимнәренә һәм мәдәният хезмәткәрләренә бик истәлекле очрашу бүләк иттеләр.

Бүген Мамадышка Татарстан Фәнннәр академиясеннән фәнни десант төште.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – филология фәннәре кандидаты, Институтның халык иҗаты бүлеге мөдире Ямалтдинов Илмир Илдар улы; филология фәннәре докторы, Институтның әдәбият бүлеге мөдире, якташыбыз Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүм улы; филология фәннәре кандидаты, Институтның гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, доцент, якташыбыз Кадыйрова Энҗе Хәнәфи кызы Мамадышка бүләк белән дә килгәннәр иде. 2013нче елда районыбызга үткәрелгән фәнни экспедиция вакытында, халыктан җирле фольклор язып алынып, ул “Милли-мәдәни мирас” сериясендә аерым китап булып бастырылган. Галимнәр район үзәк китапханәләр системасына шул китапларны бүләк иттеләр.

 

Район китапханәсе хезмәткәрләре композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенең актлар залында оештырган җылы очрашуда галимнәр үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

 

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: казан галимнәре мамадыш