Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Сарман районында юл ишелү сәбәбен атады

Сарман — Яр Чаллы трассасының 41 нче чакрымындагы участок ишелү сәбәбен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә атадылар.

 Ведомство мәгълүматлары буенча, юл өслегенең ишелүе суүткәргеч торбаның юылуы нәтиҗәсендә килеп чыккан.

«Зыян күрүчеләр юк», – диелә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, трасса буенча хәрәкәт тулысынча ябылган, автомобильчеләргә Петровск заводы һәм Ләке авыл җирлекләре аша оештырылган урау маршруттан файдаланырга киңәш итәләр. Ситуация Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин контролендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев