Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фигуралы шуу - ни дәрәҗәдә кыйммәтле спорт төре?

Фигуралы шуу "Иң кыйммәтле спорт төрләре" исемлегендә бишенче урынны били. Бу чыннан да шулаймы? Балаларын әлеге спорт төре буенча популяр ярышларда күрергә теләгән ата-аналарга беренче күнекмәгә күпме акча чыгарып бирергә кирәк булачак? Без «Олимп» баз сараена барып, әлеге сорауларга җавап эзләдек.

4 ммда да тотрыклы торырга һәм хәтта йөрергә була. Тик башта спорт залында, аннары боз өстендә шөгыльләнергә кирәк. Әмма спортның бу төрендә биеклекләргә ирешү өчен, бозда гына күнегүләр аз: хореография дә, физик әзерлек тә кирәк. Чыгышын башкарып чыгар өчен фигурист гимнаст та, атлет та булырга тиеш. Әле моннан тыш, кесәң дә калын булу кирәк.


Тимераяклардан башлыйк. Кечкенәләр гадирәк модельләрдә шуа, әмма ботинкаларын ешрак алыштыра. Уртача бәя 5000 сум. Ә менә өлкәнрәкләр өчен, профессиональ тимераяклар 20 мең сумнан башлана. Моңа өстәп, матур күлмәк кирәк, аның бәясе 5000 сумнан, һәм, әлбәттә инде, күнекмә формасы да 1500 сум. Беренче күнекмәгә килү өчен ата-аналарга, ким дигәндә, 11 мең 500 сум акча чыгарып салырга туры киләчәк. Ә алга таба күбрәк. 

 

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен

 

 

 

Күнекмә төркемнәренә йөрүчеләр өчен

 

П.С.: Мамадыш спорт мәктәбендә фигуралы шуу бүлеге 2008 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә барлыгы 7 төркем исәпләнә. Әгәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен алар түләүле булса, күнекмә төркемнәре аңа бушлай йөри.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев