Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Февральдән ана капиталының яңа күләмнәре гамәлгә керә

Россиядә балалы гаиләләрне матди ярдәм итүнең төп чарасы булган ана капиталы 1 февральдән индексацияләнәчәк.

Быел түләүләр инфляция дәрәҗәсенә нигезләнеп 6,8 процентка арттырыла.

Татарстан халкы өчен яңа суммаларның нинди булачагы турында «Татар-информ» материалында җентекләп бәян ителә.

2026 елның февраленнән билгеләнгән суммалар:

  • Беренче бала өчен — 737,2 мең сум.
  • Икенче бала өчен (әгәр беренче сабый өчен капитал алынмаган булса) — 974,1 мең сум.
  • Икенче бала өчен өстәмә (әгәр беренче бала тугач түләү алынган булса) — 236,9 мең сум.

Шунысы мөһим: түләүләрнең үсүе сертификатны беренче тапкыр алучыларга гына түгел, ә акчаларын өлешчә сарыф иткән гаиләләргә дә кагыла — аларның сакланып калган калдыгы шулай ук индексацияләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм ул ким дигәндә 2030 елга кадәр эшләячәк. Хәзерге кагыйдәләр буенча, дәүләт ярдәме беренче яки икенче сабый тугач бирелә, ә алдагы балалар өчен капитал алынмаган булса, ул өченче балага да билгеләнергә мөмкин. Программаның төп бурычы — ата-аналарга матди таяныч булу һәм демографик вәзгыятьне яхшырту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев