Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Файдалы шәхес әзерлик

Бакчадан ук балаларда үз милләтенә карата хөрмәт уята алсак, киләчәктә аларда башка милләткә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәттә булган толерант шәхес тәрбияләп булачак. 

Без балаларда үз халкыбызга, илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, кайда яшәүләренә һәм, нинди милләт кешеләре булуга карамастан, аларны барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтәбез.
Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгендә бихисап. Милли тәрбия бирү; аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру; туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү; балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана. Шәхес тәрбияләргә телибез икән, һәрьяктан  үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, тәрбиянең барлык өлкәләре дә балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш. Безнең  балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән –балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү; халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру; әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында күзаллау булдыру; туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү; милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу; халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерүдән чыгып  оештырыла.
Безнең бакчада балаларны милли төбәк  компонентлары белән таныштыру өчен уңай шартлар тудырылган. Төркемдә тиешле таләпләргә туры китерелеп татар телен өйрәнү булмәсе булдырылды. Анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласын өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек. Мәсәлән, Татарстан һәм Россия дәүләт символлары, башкаладагы истәлекле урыннарның фоторәсемнәре, Татарстан Республикасындагы шәһәрләр, аларда нәрсә җитештерелүе турында мәгълүмат бирелә. Шулай ук, үзебезнең төбәктә яшәүче халыкларның киемнәре, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре сурәтләнгән альбомнар, “Туган ягым – Татарстан“ лэпбугы ясалды. Татар халык әкиятләре, уеннары, балалар матур әдәбияты, аудио- һәм видеоязмалар, татарча мултьфильмнар бар. Татар халкының милли бизәкләре белән таныштыру өчен бик күп төрле уеннарга сценарийлар языллды: “Түбәтәй  бизәү”, ”Парын  тап”, “Кием бизәү”, “Эзләп тап һәм әйтеп бир”. Татар милли орнаментлары альбомы ярдәмендә бик матур композицияләр төзиләр, рәсем кисеп ябыштыру шөгыльләрендә иҗади сәләтләрен үстерәләр. Халкыбызның гасырлар буена тупланган мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерергә, аларда милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Үзебезнең төбәктә яшәгән халыкларның милли йолалары, бәйрәмнәре, аларның тарихы белән таныштырабыз. Монда безгә әти-әниләр, әби-бабайлар ярдәмгә килә. Аларның ярдәме белән “Йомры икмәк“,“Теремкәй“, “Кем нәрсә ярата“ әкиятләре буенча бармак театры, татар халык ризыклары үрнәкләре әзерләнде. Халык нинди милләттән булуына карамастан, аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның йолаларына хөрмәт тәрбиялибез. Милләтенә карата уңай мөнәсәбәттә булган гаиләдә генә тәүфыйклы, игелекле, җәмгыяткә файдалы шәхес тәрбияләп буладыр, минемчә.
Рәшидә Латыйпова, 
Урманчы авылының  2нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев