Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Елена Митрофанова: “Татар телен бик теләп өйрәндем”

Татарча бөтенләй сөйләшә алмаган Елена керәшен егете Анатолийга кияүгә чыккач, теше-тырнагы белән татарча өйрәнергә керешә һәм максатына ирешә.

Елена – егерменче гасырның җитмешенче елларына кадәр Мамадыш шәһәренең төп милләте булган рус гаиләсеннән. Анатолийның нәсел тамырлары Мамадыш районының керәшеннәр яшәгән Югары Әрнәш авылында. Әтисе Илья Демьянович һәм әнисе Зоя Александровна җитмешенче еллар башында өйләнешәләр һәм Үзбәкстан якларына чыгып китәләр. 1975нче елда Анатолий туа. Әмма гаилә озын гомерле булмый. Зоя Александровна 1978нче елда туган авылына әйләнеп кайта. Туган йортында аерылышу кайгыларын тагын бер кат күз яшьләре белән юганнан соң, Мамадыш кирпеч заводына барып урнаша, тору урыны булгач, улы Анатолийны да үз янына ала.

 

Анатолий белән Елена спирт заводы мәдәният йортындагы дискотекада танышалар. Кызның бу вакытта унынчы класста укыган чагы була. Ә егет аннан дүрт яшькә өлкәнрәк, инде һөнәр училищесы тәмамларга өлгергән, Читтән торып Мәскәү финанс көллиятенә укырга кергән. Бер ел чамасы очрашып йөргәннән соң, 1997нче елның гыйнварында Анатолий Митрофанов Еленага тәкъдим ясый. Һәм алар 22нче февральдә – бәйрәм алдыннан өйләнешәләр. Кызга бу вакытта унсигез яшь була һәм ул Әлмәттә кибетче-кассирлыкка укый. Анатолий Ильич Митрофанов бүгенге көндә район Пенсия фонды идарәсендә эшли, читтән торып югары белем алган, ә Елена Викторовна “Текстиль” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хезмәт куя.

Әңгәмәбез вакытында Елена Викторовна ачылып сөйләште, татар телендә сорасам, татарча җавабын да бирде.

 

–Анатолийның әнисенең төп теле – татарча, сез – рус кызы. Үзара аңлашу башта авыр булмадымы?

 

–Дөрестән дә, Анатолийның әнисе Зоя Александровна русча начар сөйләшә иде. Мин – гаиләдә дә, урамда да, мәктәптә дә гел русча гына сөйләшеп өйрәнгән кеше. Килен булып килгәч, кайнанам: “Кызым, мин сине, син мине аңлый алмыйча тилмерербез микән инде?” – дигән иде. Бу вакытта апам Наташа Әлмәттә укыганда татар егете белән танышып аңа кияүгә чыккан иде инде. Мамадышка практикага кайткач мине Мамадышның үзәгендәге – Карл Маркс урамындагы ипи кибетенә куйдылар. Сатучыларның күбесе татар апалары, кибеткә дә күбрәк әбиләр йөри. Иптәшләремнең нәрсә сөйләшкәннәрен, татар әбиләренең сүзләрен аңлау өчен, татарча ныклап өйрәнергә керештем. Укып бетереп кайткач та башта шул кибеттә эшләдем. Кибет мөдире Гөлия апа татар хатыны иде. Сменадашым да – татар хатыны Рәфилә Гарипова. Кабат шәхси кибеткә күчеп эшли башлагач та сменадашым татар Римма Хаҗиева булды.

 

–Сез хәзер татарча татарлардан ким сөйләшмисез. Телне бу дәрәҗәдә өйрәнү өчен күп вакыт кирәк булдымы?

 

–Озак өйрәндем, дип әйтмәс идем. Өйдә әнкәй белән гел татарча сөйләшә башладым. Туксанынчы елларда Мамадышның күп халкы татарлар иде бит инде. Кибеттә дә татарча сораганга, татарча җавап бирсәң, сатып алучыларның сиңа карашлары да җылырак була, товарларны теләп сатып алалар. Өйләнешкәч, үзебез йорт салып чыканчы, ун елдан артык әнкәй белән бергә яшәдек. Кызыбыз Алина да татарча сөйләшеп үсте.

 

–Ә ул хәзер ничек сөйләшә?

 

–Урта мәктәп тәмамлагач, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Анда бит күбрәк авыл – татар кызлары һәм егетләре укый. Дуслары, иптәшләре дә татарлар. Улыбыз Владиславка әби тәрбиясе азрак эләктеме, ул күбрәк русча сөйләшергә өйрәнде. Авыррак булса да, ул да татарча сөйләшә ала.

 

–Апагыз Наташа да татар егетенә кияүгә чыкканын әйткә идегез. Алар күбрәк нинди телдә аралашалар?

 

–Кияүнең исеме Әбүләис. Без аны Рәис дип йөрибез. Шәһәрдә үскәч, күбрәк русча аралаша.

–Ә үзегезгә хәзер нинди тел якынрак?

–Миңа хәзер аермасы юк. Кеше кайсы телдә мөрәҗәгать итсә, шул телдә җавап бирәм. Ике тел дә хәзер миңа якын.

 

–Әнкәгез Зоя Александровнадан татар ризыклары пешерергә дә өйрәнмәдегезме?

 

–Хәзер мин татар милли ризыкларын күбрәк яратам. Гел аларны пешерәм. Чәкчәк, бәлеш, пәрәмәч, кыстыбый, дучмак. Аларны пешерергә дә кайнанам өйрәтте. Ул миңа – үз әнием кебек үк. Кызыбыз Алина да татар милли ризыклары пешерә белә.

 

–Ничек уйлыйсыз, чиста рус кызы буларак сезнең үзегез теләп һәм үҗәтләнеп татарча өйрәнүегез гаиләгезне тагын да ныграк итте микән?

 

–Мәхәббәткә киртәләр юк, диләр бит. Анатолийның үзен яраткач, әнисен дә, аларның туган телләре – татар телен дә яраттым. Татар теле хәзер миңа үз туган телем кебек. Ике телне дә яхшы белү тормыш итү өчен дә яхшы булды. Минем артта минем турында нинди гайбәт саталар икән дип, кайгырып йөрисе юк.

 

Рәсемдә: (уңнан сулга) Анатолий, Елена, Алина, Зоя Александровна, Әбүләис, Наташа.

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Митрофановлар