Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Электр энергиясен исәпкә алу приборларын урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү бурычы гражданнардан һәм оешмалардан энергокомпанияләргә күчте

Исәп приборы булмаган, сафтан чыккан яки югалган очракта аны алыштыру яки урнаштыру бурычы барлыкка килә.

«Россия Федерациясендә электр энергиясен (егәрлек) исәпкә алу системалары үсешенә бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 27.12.2018 N° 522-Ф3 Федераль закон нигезендә, электр энергиясен исәпкә алу приборларын урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү бурычы гражданнардан һәм оешмалардан энергокомпанияләргә (гарантияләүче тәэмин итүчеләргә һәм челтәр оешмаларына) күчте. Татарстан Республикасында мондый бурыч «Татэнергосбыт» АҖ (күпфатирлы йортлар өлешендә) һәм «Сетевая компания» АҖ (шәхси сектор өлешендә) җилкәсендә тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елның 1 гыйнварыннан гарантияле тәэмин итүче һәм «Челтәр компаниясе» АҖнең бары тик интеллектуаль исәпкә алу приборларын гына урнаштыру бурычы барлыкка килде.

Исәпкә алу приборын урнаштыру яки алыштыру бурычы исәпкә алу приборы булмаган, исәпкә алу приборының сафтан чыгуы яки югалуы, шулай ук эксплуатация вакыты яки тикшерү интервалы беткән очракта барлыкка килә. Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк, РФ Хөкүмәтенең «төзүче тарафыннан билгеләнгән электр энергиясен исәпкә алу приборларын гарантияләүче тәэмин итүчеләргә тапшыру мәсьәләсен җайга салу өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында » 21.12.2020 N°2184 карары нигезендә, энергокомпанияләргә исәп приборларын алыштыру урынына, техник һәм метрологик таләпләргә туры килүен тикшерү максатыннан, тикшерү үткәрү хокукы бирелде.

Ни өчен закон чыгаручы электр энергиясен исәпкә алуда шундый төп үзгәрешләр кертергә булды? Бу кулланучылар өчен күпчелек уңайлыклар белән бәйле. Барыннан да бигрәк, шуны әйтергә кирәк: кулланучы интеллектуаль исәпкә алу приборын куйганнан соң ай саен «Татэнергосбыт» АҖнә счетчик күрсәткечләрен тапшырырга тиеш түгел, кулланган электр энергиясе күләме турында мәгълүматны исәп приборы автомат рәвештә тапшыра. Кулланучы шулай ук электр энергиясен куллану графигын һәм электр энергиясенең сыйфатын сайттагы шәхси кабинет яки мобиль кушымта аша күзәтә һәм тайпылышлар турында «Челтәр компаниясе» АҖнә хәбәр итә ала.

Челтәр оешмасы өчен өстенлекләр, әлбәттә, кулланучыга тапшырылган электр энергиясе күләмен төгәлрәк билгеләүдә. Шулай ук исәпкә алу приборының эшенә ят предметлар, мәсәлән, магнитлар белән тәэсир итү яки исәп приборын ачу мөмкинлеге юкка чыга, чөнки ул сигнал сенсорлары белән җиһазландырылган, алар исәпкә алу приборына теләсә нинди йогынты турында хәбәр итә.

Моннан тыш, урнаштырылган интеллектуаль исәпкә алу приборларының кулланучының түгел, ә челтәр оешмасының милке булуын да исәпкә алырга кирәк. Кулланучы яңа счетчик кабул итүдән баш тарта алмый, ләкин аның исәп-хисап приборы эше буенча сораулар туган очракта компаниягә мөрәҗәгать язарга хокукы бар. Белгечләр әлеге гаризаларны кыска вакыт эчендә карый һәм тикшерү өчен урынга чыга.

«Сетевая компания» АҖнең Алабуга электр челтәрләре филиалының хезмәт күрсәтүләрне тормышка ашыру буенча директор урынбасары Динара Дадашова 

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев