Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2023 елда Алабуга электр челтәрләре районнарында кулланучы гражданнарның исәпләү җайланмаларын тикшерү эшләре дәвам итә

«Россия Федерациясендә электр энергиясен (куәтен) исәпкә алу системаларын үстерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 27.12.2018 №522-ФЗ Федераль закон нигезендә, 2020 елның 1 июленнән 2023 елның 31 декабренә кадәр Челтәр компанияләре кулланучыларның исәпкә алу приборларын (эксплуатацияләнү чоры дәвамында) алыштыру урынына тикшерү хокукына ия.

Шуңа бәйле рәвештә 2021 елдан «Сетевая компания» АҖ Татарстан Республикасының бөтен территориясендә тикшерүләр арасындагы интервал вакыты чыгып баручы исәпләгечләрне тикшерү процедурасына кереште. Кулланучылар уңайлылыгы өчен тикшерү исәпкә алу приборлары урнаштырылган урында үткәрелә. Тикшерү процедурасын «Сетевая компания» АҖ хезмәткәрләре «ЦСМ-Татарстан» ФБУ махсуслаштырылган оешмасы белән берлектә үткәрә. Электр кулланучылар өчен бу процедура бөтенләй бушлай. Бары тик алдан килешенгән вакыт аралыгында электр энергиясе счетчигын карау мөмкинлеген генә булдырырга кирәк.

Электр счетчикларын тикшерү – ул нәрсә? Бу аларның исәпләү приборы буларак алга таба эксплуатацияләү өчен яраклылыгын рәсми рәвештә раслау. Счетчикны тикшерү аның рөхсәт ителгән хата дәрәҗәсен һәм кулланылышка яраклылыгын билгеләргә мөмкинлек бирә. Тикшерүне электр энергиясе өчен исәпләүләрдә катнашкан барлык счетчиклар үтәргә тиеш. Бу физик һәм юридик затларга да кагыла.

Нигә счетчикны тикшерергә? Тикшерү вакыты чыккан исәпләү приборлары кулланылган электр энергиясе өчен коммерция хисапларында кулланыла алмый.

Исәпләү приборы тикшерү үстә, электр энергиясе өчен исәп-хисап ничек башкарылачак? Электр энергиясен куллану күләме исәпләү приборы күрсәткечләреннән чыгып билгеләнәчәк.

Кулланучының «Сетевая компания» АҖ вәкилләрен яки аларның подряд оешмалары вәкилләрен үз исәп-хисап приборына кертмәскә хокукы бармы? Исәпкә алу приборлары хуҗалары аларга керүне чикләргә хокуклы түгел. Моннан тыш, ике тапкыр кертмәү очрагында исәп-хисап приборы югалтылган дип танылырга мөмкин, ә кулланылган электр энергиясен санау исәп-хисап ысулларын кулланып башкарыла.

Әгәр дә исәпләү приборы тикшерү үтмәсә, электр энергиясе өчен исәп-хисап ничек башкарылачак? Электр энергиясен куллану күләме, алмаштыручы мәгълүматтан чыгып, исәпләү приборын тикшерү вакыты чыккан соң исәпләнергә мөмкин.

2023 елда Алабуга электр челтәрләре районнарында кулланучы гражданнарның исәпләү җайланмаларын тикшерү эшләре дәвам итә. Сораулар буенча «Сетевая компания» АҖ Контакт-үзәгенең күп каналлы линиясенә мөрәҗәгать итүегез сорала: 8-800-2000-878.

 «Алабуга электр челтәрләре» «Сетевая компания» АҖ филиалы https://gridcom-rt.ru

Реклама хокукларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев