Дога көче
“Булмас, димә, дөнья бу!“ – дип әйтерлек хәлләр - янәшәбездә. Шәһәрдәшебез Мәсъгут Миннегалиевның язмышы турында гыйбрәтле роман язарлык.
27 ел югалган малай
Яңа Комазан авылында Нәсимә апа һәм Хатыйф абзыйның ишле гаиләсендә 1958нче елда икенче бала булып дөньяга килә ул. Мәктәпне тәмамлагач, Хабаровск өлкәсенә армиягә алына, авиациядә вертолетта механик була. Яхшы хезмәт иткән өчен авылга ялга җибәрәләр. Армиядән соң шунда калырга әти-әнисеннән рөхсәт сорый. Тайгада геологик экспедицияләрдә йөри башлый. Баштарак хатлары килә, аннары сирәгәя. Авылдан аңа хат язсалар да, “адресант монда яшәми“ дип, кире кайта… Аннары илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлый, Себер белән элемтә бөтенләй өзелә. Хат та юк, хәбәр дә... 2003нче елда уллары Илһам хаҗда Гәрәфә тавында чын күңеленнән дога кыла. “Абыйның, исән булса да, булмаса да, хәбәре килсен иде!“
Шул ук елны Яңа Комазанга русча язылган хат килеп төшә: “Адресын паспортыннан карадым: минем улым янына килеп йөрүче ир сезнең туганыгыз булырга тиеш. Ул бик таушалган, авырый, жәлләдем. Мин поездда проводница булып эшлим. Әгәр юлына акча җибәрсәгез, алып кайта алам“. Миннегалиевлар җыелышып акча җибәрәләр. Хатыйф абый улын аеруча көтә. Ләкин Мәсъгут: “Башлаган эшләрем бар“, - дип, ул елны кайтмый кала. Ата, 27 ел күрмәгән улы белән очрашу турында хыялланып, ахирәт сәфәренә китеп бара…
Ниһаять, төп нигезгә кайта Мәсъгут. Сәламәтлек нык какшаган, үзе җитмәсә, бертуктаусыз тәмәке пыскыта, авылдагы яшьтиләре белән кәеф-сафа корып йөрергә дә күп сорамый…
“Аллаһым, шифасын бир!“
Аны Илһам хәзрәт белән Әлфирә абыстай Мамадышка еш кына кунакка алып китәләр. Шулай йөри торгач, шунда яшәп кала. Сәламәтлеген ныгыту өстендә эш башлана. Диагнозлар күп: микроинсульт, паралич, аякта - трофик язва. Аякта гангрена башлангач, Казанда мөрәҗәгать итмәгән, йөрмәгән хастаханәләре калмый… Республка үзәк клиник хастаханәсендә бер аягын кисәләр. Авыру икенче аякка да күчә… Инде нишләргә?!
- Табиблар: “Бернинди өмет юк, икенче аякны да кисәсе!“ – диделәр. Өйгә кайткач абыйга: “Тиздән терелә ул, менә шушы витаминнарны Аллаһы Тәгаләдән шифасын сорап эчсен!“ – дип әйттеләр, дидем. Бик нык эзләндек, догаларны кылдык. Фән бер урында гына тормый, медицина өлкәсендә бик алга киткән илләр дә бар. Шуларның тәҗрибәсенә таяндык. Яхшы медицина гыйлеменә ия булган табиблар тәкъдим иткән рецептлар буенча, үсемлекләрдән генә ясалган табигый витаминнарны (БАД ларны) кулландык. Абыйга беренче вакытта көчәйтелгән дозада Омега 3, СаMg, B-комлекс, Дейли, С, Е витаминнары (Нутрилайт фирмасы) эчерттек. Әлхәмдүлилләһ, ул каршы килмәде. Кан басымын көйләүдә Самарада җитештерелә торган “Самоздрав“ дигән сулау аппараты үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде. Кан басымы нормальләшкәч, кан йөрешендә тоткарлык калмау сәбәпле, организмга кергән витаминнар һәм минераллар күзәнәкләргә тоткарлыксыз барып җитеп, аның сәламәтләнүенә тулаем ирештерде. Бөтенләй киселеп атыла торган аякны, Аллаһның ярдәме белән, саклап кала алдык. Шул ук вакытта башка төрле авырулар да юкка чыкты: ашказаны, кан басымы, баш авырту, гомумән, барлык чирләрдән дә дәваланды. Хәзерге вакытта профилактика өчен аз дозада эчертеп торабыз. Үзебез дә, анализларны тикшертеп, организмга нинди минераллар җитмәвен ачыклагач, тиешле дозада кирәкле витаминнарны бөтен гаилә белән кулланабыз. Бу организмны кирәкле матдәләр белән баетып кына калмый, ә төрле авыруларга каршы профилактик чара да, иммунитетны да ныгыта. Шул сәбәпле, безнең гаиләне, әлхәмдүлилләһ, грипп кебек вируслы йогышлы авырулар читләтеп үтә, булган очракта да җиңелчә уза. Без, гаиләбез белән, даруларны бөтенләй кулланмыйбыз, табибларга медицина күзәтүе, диспансеризация узганда гына мөрәҗәгать итәбез. Сәламәт яшәү рәвеше җан тынычлыгына, дөрес туклануга, күп хәрәкәтләнүгә бәйле. Абыебызга быел 63 яшь тулды. Кечкенә балаларыбыз да, оныклар да аңа безнең кебек хөрмәт белән: “Абый!“ - дип эндәшәләр. Ул да аларны бик ярата, без орыша башласак, якларга гына тора. Туганнар килгәндә абый бик сөенә, үзебез дә бергәләп авылга кайтып йөрибез. Туганнар барчасы да хәл белешеп, ярдәмләшеп торалар. Без абый авыртканда, аны караган булсак, хәзер ул безне карый. Иртүк торып чәйләр куя, йокыдан иртәрәк уянасы булганда, ул - безнең будильник. Өйдәге диспетчер да әле ул, аңа әйтмичә, беркая китмибез, кемнең кайда икәнен, кайчан кайтасын белеп, бер-беребезнең хәбәрләрен җиткереп тора. Бик чиста, бүлмәсен һәрвакыт җыйнак, пөхтә итеп тота. Абый - йортыбызның яме, йозагы. Арабызда озын-озак еллар яшәсен дигән теләктә калабыз, - дип сөйләде Әлфирә абыстай.
Күңелең киң булсын!
“Ял итәргә барасың килмиме?“ – дип сорагач, Мәсъгут абый, елмаеп: “Мин болай да өйдә гел ял итәм,“ – дип җавап бирде. Укырга, кроссвордлар чишәргә, телевизордан дөнья, ил яңалыкларын, спорт тапшыруларын, бигрәк тә футбол карарга ярата ул. Динне хөрмәт итә, башыннан түбәтәен салмый, хәрамга кызыкмый, гаиләдәгеләргә ияреп, хәләл тормыш алып бара. Дини язмаларны кызыксынып укый, балалар аны дини яктан яктыртып торалар, үзләре өйрәнгән догаларны сөйлиләр, аны да өйрәтергә тырышалар. Гаиләләре белән көтеп алган Рамазан ае - алар өчен бик кадерле ай. Әтиләре Илһам хәзрәтнең 25нче Рамазанда туган көне дә әле. Ул көнне кадер кичәсе булу ихтималын ниятләп, гаилә белән җыелышып авыз ачалар, гыйбадәттә үткәрәләр. Бүгенге көндә бөтен гаилә ураза тота. Кечкенә балаларны керткәндә - 6 кеше. Кызлар быел 10 көнгә ниятләгәннәр.
Миннегалиевларның йортлары артык зур булмаса да, күңелләре бик киң. Биредән кеше өзелми. Инде кемнәр генә яшәмәде: мәчеткә практикага кайткан шәкертләр дә, дус-ишләр дә, туганнар да. бөтенләй белмәгән кешеләр дә. “Болар кем соң?“ – дип сорагач, “Мөселман кардәшләр“, - дигән җавап ишетәсең... Татарстан мөселимәләре берлегенең Мамадыш районы бүлекчәсе рәисе, Мамадыш районы мөхтәсибәтенең хәйрия үзәге җитәкчесе, киң җәмәгать эшлеклесе, әйдаман, алты бала анасы, биш онык әбисе Әлфирә абыстай һәм районыбызның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиевларның туган ягыбыз өчен башкарган олы хезмәтләрен санап кына бетерерлекме соң?! Бары тик Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет иткән бу хикмәт ияләре авыр кайгылар килгәндә һәркемне юаталар, күңел түрендәге иң кирәкле сүзләрне табалар, иң четерекле мәсьәләләрне уңай хәл итәргә омтылалар, игелекле гамәлләр кылалар, халыкка мәгърифәт нуры, яктылык, җылылык өләшәләр, шәхси тормышлары белән дә башкаларга һәрьяктан үрнәк булып торалар. Менә кайда ул диңгез янында һава торышы яхшырганын көтеп утырмыйча, зилзиләләргә беркайчан да бирешмичә, җилкәнен киереп, һәркемгә шәхси үрнәк күрсәтеп, һәрчак алга баручы, үз бәхетен челтәрләп үрүче хикмәтле гаилә! Сөбханалла!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев