Диния Нәзарәте хәбәр итә
Татарстан Диния Нәзарәтенең голамәләре һәм казыйлары якынлашып килүче Рамазан аена кагылышлы күптән көтелгән карарлар кабул итте.
Айларның солтаны җитәргә санаулы көннәр калды. 12нче апрельдә беренче тәравих намазлары укылачак, иншәАллаһ, Ураза гаете — 13нче майда. Тәравих намазларын 20шәр рәкагать итеп укырга тәкъдим ителде. Зәкәт түләү өчен нисабның күләме (алтын буенча) 310 000 сум дип билгеләнде. Фитр сәдакасы нисабы – 36 000 сум (көмеш буенча), фитр сәдакасы күләме — арпа белән 100 сум, йөзем белән 700 сум. Фидия — 200 сум.
Рамазанны ихлас ниятләр белән каршылыйк!
Чыганак: https://www.instagram.com/p/CMv8Z-Og92l/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев